Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: “Ший памаш”–30 еллыгын каршылый!

Бүген Татар Суыксуы мәдәният йортында “Ший памаш” мари халык ансамбле үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итте.

                                   Ансамбльне әлеге уңайдан тәбрикләргә һәм лаеклы бүләкләр тапшырырга–Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасындагы Мари халкының милли-мәдәни автономиясе рәисе Олег Третьяков, районыбызның социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов килгән иделәр. Иҗатташлык, дуслык визиты белән ут күршеләребез–Минзәлә районының Калтак һәм Мөслим якларының Полер авылларының мари ансамбльләре әдәби-мәдәни кичәгә ямь, гүзәллек өстәп җибәрделәр, музыкаль, дәртле биюле бүләк ясадылар. Татар Суысуының “Асылъяр”ы тарафыннан театральләштерү элементлары кергән бию–халыклар дуслыгын тагы бер кат исбат итте. Һәр чыгыш көчле һәм дәррәү алкышлар белән күркәмләнде.

«Ший памаш» ансамбленең елъязмасына күз салсак!
                                   Нәкъ 30 ел элек–1992 елның мартында Актаныш районында мәктәпләр арасында  “Буыннар чишмәсе” бәйгесе оештырыла. Мари Суыксу мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Миникаева Нина Минловна җитәкчелегендә оешкан "Ший памаш» фольклор ансамбле район этабында гран-прига ия була.
                                   Ансамбль 1992 елның декабрендә «Мари ушем» Нократ-Кама региональ иҗтимагый оешмасының 1 седъездына чакырылу була.  Ә исә1996 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Ший памаш» ансамбленә “халык” статусы бирелә. Әлеге көнгә–2009 елдан ансамбль җитәкчесе Миникаева Ирина Робинзоновна. Ул репертуар җитди караш белән сайлый, тамашачы нинди җыр, бию теләгәнен һәрчак тоя белә. Ансамбль составында хәзерге вакытта 54 катнашучы бар. Катнашучыларның яше 6 яшьтән 70 яшькә кадәр, кече бию төркеме–8 пар, урта бию төркеме–8 пар, зурлар төркеме–6 пар, яшьләр бию төркеменәрендә–6 пар, вокалистлар–10 кеше мари халык җырлары, такмаклары, фольклор сәнгате, нәфис сүзлеге, берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк аранжировкалары белән Актанышыбызда гына түгел, башка регионнарда да дан казанган, үз тамашачысы бар.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов “Ший памаш”лыларны ихлас котлады, халкыбызның талантларга бай булуын, һәрчак актив тормыш сулышында гомер иткәннәрен ассызыклады:


Хәерле көн хөрмәтле райондашлар, мари авылы халкы, районыбыз кунаклары! 
Поро кече Пагалыме землякна-влак, пагалыме  марий калык! Кумдан палыме ансамбль "Ший памаш" кумло 30 ияш лумгечыж дене шокшын-шокшын саламлем. (Хәерле көн Хөрмәтле райондашлар, мари авыл халкы, районыбыз кунаклары! Сезне, данлыклы “Ший памаш” ансамбленең 30 еллык юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм.) 
Сезне, данлыклы “Ший памаш” ансамбленең 30 еллык юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйм.
Авылда һәм район күләмендә узган бер генә концерт та, бер генә чара да «Ший памаш» халык ансамбленнән һәм анда катнашучылардан башка узмый. 1992 елның язында мәктәп базасында оешкан ансамбль бүгенге көндә Республика күләмендә, күрше Башкортстанда, Удмуртия, Марий Элда зур танылу яулап, бай, иҗади тормыш белән яши. Милли җанлы, сәнгатькә гашыйк 6 яшьтән 60 яшькә кадәрге 50дән артык кешене - укытучыларны, студентларны, авыл халкын берләштерә ул. Ансамбльгә нигез салган башлангыч сыйныфлар укытучысы Миникаева Нина Минулла кызына, еллар дәвамында аның тәңгәллеген саклап калуга үзләренең зур өлешен керткән Әхмәтҗанов Валерий Минлигәрәй улына, Михайлов Руслан Исламгали улына, Галиева Ирина Александр кызына һәм бүгенге көндә җитәкләгән Миникаева Ирина Робинзон кызына ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. 
Мари Суксу мәктәбе элек-электән активлыгы белән аерылып торды һәм бүгенге көндә дә әйдәп баручы мәктәпләрдән санала. Укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча югары нәтиҗәләргә ия белем бирү учрежденияләренең берсе ул. Укучылары ел саен олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Быел фән олимпиадаларының район этабында 16 урын, республикада – 2, Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабында 1 урынга ия булдылар.  
Мәктәп үз чыгарылыш сыйныф укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Алар арасында атказанган колхозчылар да, табиблар да, хәрбиләр дә, юристлар да, төзүчеләр дә, укытучылар да, яхшы кешеләр дә бар. Әлбәттә, биредә белем биргән мөгаллимнәрнең, мәктәп директоры Эдуард Әмирҗан улының хезмәте зурдан. Мәктәп үзенең төзеклеге, белем һәм тәрбия бирү базасы белән күп кенә авыл мәктәпләренә үрнәк булып тора. Җәен, һава шартлары ничек кенә кырыс булмасын, шау чәчәккә күмелеп утырды ул. Узган ел, бездә, республика күләмендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучылар да әлеге матурлык белән хозурланып, мәктәптә тәҗрибә уртаклашты. 
Мари-Суыксу авылы районда хезмәт һәм тормыш сөючән халкы белән дан тоткан, бүгенге көнгә кадәр милли-мәдәни үзенчәлекне, гореф гадәтләрне саклап калган бердәнбер мари авылы. Регионара милли бәйрәмнәрнең биредә үткәрелүе моңа яхшы дәлил. Сез районның социаль-икътисади һәм сәяси тормышында да актив катнашасыз. Шорыкйол, Агавайрем, Уярня кебек милли бәйрәмнәр һәрвакыт зурлап үткәрелә. Ә республикакүләм икенче тапкыр зурлап үткәрелгән Семык бәйрәме үзе бер истәлекле һәм зур әһәмияткә ия чараларның берсе булды.
Районыбызда татарлар һәм марилар бик яхшы яшиләр һәм үзара аңлашып эшлиләр. Күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр җайга салынган, алар ярдәмендә ел саен төрле өлкәләрдә чаралар гамәлгә ашырыла. Дуслык, иминлек һәм чәчәк ату хакына мари һәм татар халыклары арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел арта бара.
Киләчәктә биредә без Мари милли-мәдәни үзәге төзүне планлаштырабыз. Ул әлбәттә, еллар, чорлар дәвамында сакланып килгән милли-мәдәни мирасны ныгытуга зур нигез булачак. 
Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Бүгенге көндә безнең мәдәният һәм мәгарифнең бай тарихи тамырлары бар, алар халыкның ышанычлы һәм ныклы кулларында. Алга таба да матур башлангычларны дәвам итеп, җылы дустанә шартларда яшәрбез дигән теләктә калам. “Ший памаш” коллективын юбилее белән ихластан котлыйм һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телим!
Ший Памаш ансамбль колоектившым уло кумылын юбилей дене шокшын саламлем! (“Ший памаш” коллективын юбилее белән ихластан котлыйм һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телим!)

Иманыбыз камил, якташларын яңадан-яңа матур тамашалары белән сөендергән “Ший памаш” ансамбленең киләчәге дә нурлы! Өлкән буыннан үрнәк алып, яшьләр дә агыла бирегә, сәхнә осталыкларын камилләштерә алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Актаныш яңалыклары Мәдәният Рухият Сәнгать Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Мәдәни балкыш Мари Суыксуы