«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле егетләре һәм кызлары Түбән Кама шәһәрендә якташыбыз, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Фирдәвис Гайнетҗан улы Хановның 75 яшьлек юбилеена багышланган тантанада катнашты.
Ансамбль үзенең матур чыгышы белән юбилей кичәсенә бәйрәм яме өстәде, Актанышның бай мәдәни традицияләрен һәм сәләтле яшьләрен лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итте.
Якташыбызга изге теләкләр
Юбилярны истәлекле көне белән зур сәхнәдән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләде. Ул район башлыгы Ленар Рафак улы исеменнән, шәхсән үзеннән һәм барлык райондашлар исеменнән Фирдәвис Хановка ихлас котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерде.
75 яшьлек юбилее уңаеннан Фирдәвис Гайнетҗан улына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, яңа идеяләр һәм иҗади уңышлар телибез. Алдагы еллары да матур эшләр, якты хыяллар һәм сөенечле вакыйгалар белән үрелеп барсын!
Нет комментариев