Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актанышта бөтен кеше «Йолдызлык» дип җан ата!

13, 14 март көннәрендә Актанышта «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабы уза. Фестивальнең беренче көнен Актанышның яшь талантлары чыгышлары башлап җибәрде. Көнозын барган бәйгедә районыбызның йөзләгән җырчысы, биючесе, конферанс- сүз осталары жюри каршында имтихан тотты. Нәни артистларыбыз сәхнәне балкытты, алар шушы бәйгедә катнашулары белән дә бик бәхетле иделәр.

«Алмалары, чияләре» ансамбленә йөрүче балаларның барысы да 1 сыйныф укучылары, Актаныш балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләүче хореография сыйныфына район үзәге мәктәпләреннән җыелганнар. Җитәкчеләре- Гөлнара Зайцева. «Йолдызлык»та ике чыгыш-  хәрби тематикада «Калинка» театральләштерелгән биюен һәм татар милли биюен тәкъдим итәләр. 

Гөлнара Фаат кызы җирлегебез өчен яңа кеше. Тумышы белән Актаныштан булса да, 18 ел читтә хореограф булып эшләгән. Бу уку елында Балалар сәнгать мәктәбендә яңа сыйныф җыйган.

Гөлнара Фаатовна, укучыларыгыз беренче елда ук зур сәхнәгә аяк бастылар. Ничек балаларны шулай әзерләндерә алдыгыз?

Актанышта мәдәнияткә мәхәббәт бик көчле икәнлеге шушы беренче сыйныф укучыларына карагач ук күренеп тора. Балалар бакчасыннан ук профессиональ дәрәҗәдә бииләр, җырлыйлар, сәнгать белән тәрбияләнеп үсүләре үз җимешләрен бирә. Балалар белән рәхәтләнеп эшлим. Берсе дә сайлап, тикшереп алынган балалар түгел, әти-әниләре ничек китерделәр, шуннан алып кереп киттем. Мәдәниятне, сәхнәне аңлагач, әти-әниләр  белән эшләве шундый җиңел,- ди остаз.

Фестивальнең Актанышта узуы сезнең өчен аеруча уңышлы булган, димәк?

Элек эшләгән урынымда «Йолдызлык» фестиваленә Актаныштагы кебек үк игътибар юк иде. Ә Актанышта бөтен кеше- җитәкчеләрдән алып нәни балаларга кадәр «Йолдызлык» дип җан атып торалар. Бик рәхәтләнеп катнаштык, конкурс балаларыбызга шулкадәр бай эмоцияләр бирде. Җиңеп, призлар алмаган очракта да катнашуыбыз белән бәхетле без!

Гөлнара Зайцева 25 еллык тарихка ия «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстанны, татар мәдәниятен, эстрадасын яңа биеклеккә күтәрде, дип саный. Хореограф фикеренчә, конкурс татар биюе, вокал, эстрада сәнгатен генә түгел, милли киемнәребез, сәхнә костюмнарын үстерүдә, камилләштерүгә дә көчле йогынты ясаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев