Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Матур очрашу булды

Киров авылы китапханәсендә төрле әдәби-мәдәни, музыкаль кичәләр даими үткәрелә.

                                  Кичә дә "Шигърият - илһам чишмәсе" исемле чара үтте. Кичәдә иҗат сулышында янып йөрүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаган өлкән яшьтәге абый-апалар катнашты. Бар гомерен һәм булмышын китапханәгә багышлаган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Шәйхелмәрданова, шигъри җанлы сәнгать ветераннарыбыз Фәндәрия Гәлламова, Рима Шәйхелмәрданова чыгышлары күңелләргә үтеп кереп, күзләрдән яшьләр китерде.Ә инде кечкенәдән каләм тибрәтеп, бүген инде үзенең нурлы иҗаты күпләрне әсир иткән авылдашыбыз - Марат Илдаров шигырьләрен йотлыгып тыңладык.


 

                                  Әдәби-нәфис кичә Киров талантларының җыр-моңнары белән үрелеп барды.

Реклама

Энҗе Сибгәтуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Мәдәният Әдәбият Татарстан яңалыклары