Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Тукайга багышлап интеллектуаль уен!

Бу язда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел. Шул уңайдан, Иске Кормаш авыл китапханәсендә "Без Тукайны беләбез" темасы астында " Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены узды.

                                     Уенга килгән кунаклар өч турда үз белемнәрен сынады. Сораулар Тукай тормышы һәм иҗатыннан алынган иде. Бәйгебез Тукай сүзләренә язылган җырлар, мәзәкләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Финалга 2нче тур җиңүчесе Сания апа Сәрварова чыкты һәм супер-уенда да дөрес җавап биреп истәлекле бүләккә лаек булды.

                                     Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын җырлап тәмамланды.
  Иске Кормаш авыл китапханәчесе Гөлсәрия Нәгыймова яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы китапханә Актаныш яңалыклары Мәдәният Татарстан Республикасы Сәнгать Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре