Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗНЕҢ ЗАМАН: Фестивальнең район этабы җиңүчеләрен билгеләде (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Биредә барлыгы 18 оешма катнашып, җиңүчеләр ике номинациядә  бүләкләнде. 

 «Наше время-Безнең заман» республика эшче яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында, актанышлылар үзләрен кино төшерүдә дә сынап караган булып чыкты. Биредә барлыгы 18 оешма катнашып, җиңүчеләр ике номинациядә  бүләкләнде. Аларны Актаныш муниципаль районының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге җитәкчесе  Альберт Мансуров тәбрик итте. 


Райондагы алты оешма- учреждение актив катнашкан өчен дипломнар белән хөрмәтләнде:  
- Үзәк хастаханә коллективы
- Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе
- Актаныш 1 санлы урта мәктәбе 
- Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе
- “Алтынчәч” балалар бакчасы
- Технология техникумы

“Тарих битләре” номинациясендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 


 3 урында 
- “Әтәчкәй” балалар бакчасы
- Икмәк кабул итү комбинаты
- Полигон ТБО
- Актаныш 2 санлы урта мәктәбе 

2 урында 
- “Кояшкай” балалар бакчасы
- “Ромашка” балалар бакчасы
- “Умырзая” балалар бакчасы

1 урында 
- “Каенкай” балалар бакчасы
 -  Кадет мәктәбе

“Бер көн” номинациясендә җиңүчеләр: 

3 урында - Актаныш китапханәсе
2 урында - “Тылсым” балалар бакчасы
1 урында -   Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев