Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүгенге матур бәйрәмнәр уңаеннан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикнамәсе

26 апрель - татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә.

                                                 Туган тел - һәрбер халыкның иң кадерле һәм бөек элементы ул. Буыннар арасында элемтәне ныгытучы чылбыр, бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә ят була.Тел яши икән – милләт яши дигән сүз. 
Район халкының күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә, җирлегебездә руслар, марилар, әрмән, әзәрбайҗан һ.б. милләт вәкилләре дә яши. Һәр милләтнең үз теле, үз гореф-гадәтләре. Тоткан диннәребез дә төрле. Әмма, шунысы игътибарга лаек, кемнең кайсы милләттән булуына карамастан, республикабызда төрле конфессия вәкилләре бер-берсен ихтирам итеп, үзара ярдәмләшеп яши. Җирлегебездә татарның милли бәйрәме булган Сабан туе белән беррәттән мариларның Семыгы һәм башка бәйрәмнәр зурлап билгеләп үтелә. 


                                                 Хәрмәтле райондашлар! Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү, ана теле аша гүзәллекне тоярга һәм игелекле булырга өйрәтү кебек изге эш белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да ихлас рәхмәт әйтәсем килә. Туган тел көне халыкларны бер-берсенә карата игътибарлырак, ихтирамлырак булырга өнди, чөнки кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, максатыбыз уртак: бәхетле, озын гомерле булу, балаларның һәм әти-әниләрнең сәламәтлегенә куанып яшәү, зур уңышларга ирешү. 
Бәйрәм белән сезне, кадерле актанышлылар! Туган тел көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габдулла тукай Актаныш Татарстан Актаныш районы Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Апрель #АктанышҮткәннәнКиләчәккә бөек шагыйребез Габдулла Тукай 2022