Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльмира Җәлилованың “Төнге кояш”ы белән актанышлылар да танышты (+ВИДЕО)

15 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында мәктәп укучылары, Актанышның шигырь сөючеләре өчен яшь шагыйрә, якташыбыз Эльмира Җәлилованың "Төнге кояш" китабын тәкъдир итте. Чарада шагыйрәнең каләмдәш дусты Йолдыз Миңнуллина да катнашты. Йолдыз Эльмираның иҗатына карата матур фикерләрен җиткерде, үзенең яраткан шигырьләрен укыды, гитарада уйнап, җырларын башкарды. -...

15 декабрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният йортының кече залында мәктәп укучылары, Актанышның шигырь сөючеләре өчен яшь шагыйрә, якташыбыз Эльмира Җәлилованың "Төнге кояш" китабын тәкъдир итте. Чарада шагыйрәнең каләмдәш дусты Йолдыз Миңнуллина да катнашты.
Йолдыз Эльмираның иҗатына карата матур фикерләрен җиткерде, үзенең яраткан шигырьләрен укыды, гитарада уйнап, җырларын башкарды.
- Эльмираның кичәсен Казанда бергәләп әзерләгән идек. Шигъриятен яратам, күңеленнән чыккан хисләрен бөтен кешене итеп күрсәтә ала, тәкъдим итә белә , - диде.
"Агыйдел дулкыннары" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шәйгарданова яшь шагыйрәнең иҗатына карата фикерләрен җиткерде. Очрашуда шагыйрәнең каенатасы-каенанасы Ришат абый һәм Рухия апа, Эльмираның беренче укытучысы Ф. Зәйнуллина, аның авылдашлары, иҗатын яратучылар, әти-әнисенең дуслары Т.Усманова, Ф.Шәйгәрданова, Ф.Гыймадиева җылы сүзләрен әйттеләр. Очрашуга Л.Хөсәенова, И.Фазлыкаевның матур җырлары ямь өстәде. Кичә ахырында китапханә директоры Л.Шәмсунова яшь шагыйрәләрнең иҗатлары белән соклануын әйтте, иҗат уңышлары теләде, истәлек бүләкләре тапшырды.
- Мин бүген үземнең туган ягымда, яңа китабымны тәкъдим итәргә дип кайттым. Татар поэзиясендә иң хөрмәт иткән шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаны да үзем белән алдым. Яңа шигырьләремне укып, ихлас аралашу, сөйләшү нияте белән кайттым. Соңгы елларда иҗат иткән шигырьләрем китапта тупланган. Журналист буларак, артистлардан интервьюлар алам, үзләренең шәхси тормышларын, күңел тетрәнүләрен сөйлиләр. Шул кичерешләр, үземнең халәт шигырь булып дөньяга туа. Җырчылар җырларыбызны яратып җырлый, Фирзәр абый Мортазин белән тандемда эшләү - уңыш нәтиҗәсе, - дип, фикерләре белән уртаклашты Эльмира Җәлилова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Эльмира Җәлилованың “Төнге кояш”ы белән актанышлылар да танышты   (+ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев