Яңа Әлем мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала  укырга керәчәк
Безнең мәгариф

Яңа Әлем мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала укырга керәчәк

Яңа Әлем мәктәбе яңа уку елын яңартылган шартларда каршы ала. Биредә җәйге чорда косметик ремонт эшләре башкарылган, спортзал яңартылган, мәктәп территориясендә дә төзекләндерү эшләре алып барылган.

Мәктәп директоры Гадел Газизов сүзләренчә, бүгенге көндә белем бирү учреждениесе уку елына тулысынча әзер.

— Быел Яңа Әлем мәктәбендә 91 бала белем алачак. Беренче сыйныфка 15 бала керә. Укытучылар белән дә тәэмин ителдек, кадрлар мәсьәләсе буенча проблема юк. Мәктәп уку елына әзер, — диде ул.

Яңа Әлем мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала укырга керәчәк

Мәктәптә капиталь ремонт эшләренең аерым этаплары да башкарылган. Беренче һәм икенче катларда ремонт эшләре үткәрелгән. Хәзер беренче катта тәрәзәләрне пластик тәрәзәләргә алыштыру көтелә. Мәктәп җитәкчелеге әлеге эшләрнең быел башкарылуына өметләнә.

Җәйге чорда башкарылган косметик ремонт эшләре мәктәпнең үз керемнәре хисабына финансланган. Мәктәп территориясендә үстерелгән җиләк-җимеш һәм башка продукцияне сатудан якынча 50 мең сум акча кергән. 

Яңа Әлем мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала укырга керәчәк

— Җиләк-җимеш һәм башка продукциядән кергән акча хисабына мәктәптә косметик ремонт эшләре башкарылды. Аны мәктәп ихтыяҗларына юнәлттек, — дип билгеләп үтте Гадел Газизов.

Яшь укытучылар белән тулыландыру мәсьәләсе көн тәртибендә кала. Быел мәктәпкә яшь белгечләр кайтмаган. Шул ук вакытта робототехника юнәлешендә яңа педагогны җәлеп итү мөмкинлеге карала.

Яңа Әлем мәктәбенең беренче сыйныфына 15 бала укырга керәчәк

Бүген Яңа Әлем мәктәбе яңа уку елын каршы алырга әзер. Коллектив балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартларны булдырырга тырыша.


Нет комментариев