Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КҮҢЕЛЛЕ СӘФӘР:Актаныш “Лачыннары”–сәләт һәм тырышлык мисалы!

Сәхнә яшьлек белән матур диләр!

                                     Сәхнә... Келтергәп, әкренләп затлы бәрхет пәрдә ачылып егетләрдән генә торучы “Лачыннар” ансамбле чыга, үзләре дәртле итеп җырлый да, очкыннар чәчеп бии дә. Көчле прожекторлар, ихлас һәм дәррәү алкышлар–яшь кенә райондашларыбызның үзләренә ныклы ышаныч, югарырак үрләргә омтылыш бирә. Кем белә, бәлки киләчәктә алар да сәнгать юлын сайлар һәм бүгенге көн һөнәри бәйрәмнәренә дә әверелеп китәр.

                                     Күптән түгел без аларның репетицияләрендә булып, остазлары һәм үзләре белән якыннан таныштык. Ансамбльнең җитәкчесе, үз эшенең остасы, Татарстанның атказанган укытучысы, 40 ел дәвамындагы музыка педагогы стажына ия–Рәфидә Нәсертдин кызы Нуриәхмәтова коллективның оешып киткән мәлләре, ничек шундый күркәм костюмнары гел генә яңартылып торуы хакында бәян итте.

 

                                     Нәкъ 7 ел элек, Актанышыбызда “Йолдызлык” фестиваленең зона туры гөрләгәнен күпләр хәтерлидер. “Йолдызлык”ка ул чакта тәү тапкыр яшь егетләр ансамбле “Эһ, сез матур кызлар” җыры белән сәхнә тота. Анда 1, мәркәзебез Казанда ул вакытта–2, 3 урыннар яулап алды “Лачын”нар. Агымдагы елны да мул уңышларга ирештеләр.

                                     Шулай башланып китә дә инде аның елъязмасы сәхифәләре. Егетләр Актаныш 2 санлы мәктәптән тупланган. Төрле яшьтәләр, 2-3 сыйныфтан алып–9 кадәре. Хәтта 1 сыйныфта укучы да килеп кушылган, абыйларыннан җыр-моң сәнгатенә төшенә.

                                     Музыкаль, бизәлеш, бию хәрәкәтләре дә соклангыч! Районыбызның иҗади гаиләсе, мәдәният хезмәткәрләре Салават һәм Лилия Фәтхуллинаның тырышлыклары да зур. Салават–аранжировкаларны яңарта, ясый, Лилия–хореограф. Ел саен костюмнар яңартыла, Актанышның талантлы, оста куллы тегүчесе Әлфия ханым Дәүләтова килешле, эстетик зәвыклыкка ия образлар тудыра. “Әлеге юнәлештә–костюмнарыбыз һәр сезонга 2шәр комплект булуда, чиксез рәхмәтлегебез Энгель Нәвәп улына!”–ди Рәфидә Нәсертдин кызы. Киемнәренә хәтта Чаллының “Мизгелләре” дә соклана икән бит!

 

                                     Ансамбльдән үсеп, тормышыбызның сикәлтәле юлларына баскан егетләр дә югалып калмый, “Лачын”лыкларын дәлилли. Иҗади коллективта егетләр генә булу–үзенә күрә бер фишка. Әлбәттә, егетләр белән эшләве, аларның тавыш тембрларын кую–бик үзенчәлекле.

Илгиз Зәкиҗанов, 9 сыйныф:

 

7 ел йөрим, җырларга бик ошый. Җыр–халыкның гомерлек юлдашы! Каушату тойгылары тәүдә була иде, хәзер бик юк.

 

Инсаф Имамразыев, 9 сыйныф:

 

Җырларга бик ошый яратам. Бию хәрәкәтләрен дә өйрәнәбез, төрле, махсус күнекмәләр ясыйбыз.

 

Данил Кәндимов, 3 сыйныф:

 

Ансамбльдә безгә бик рәхәт, репетицияләргә ашкынып киләбез. Әнием Гөлназ Хәбирова “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. Өйдә дә миңа өйрәткәли, сәхнәне яратам.

 

                                     Халкыбызда “тырыш яшьлекнең җимешләре татлы” дигән әйтем бар. “Лачыннар” да 7 ел элек кабынып китеп, ялкынланып, үзләренең концерт номерлары белән районыбыз тамашачысының гына күңелен әсир итеп түгел, гүя бөтен Татарстанда танылып килә. Актанышның йөзек кашларына әвереләчәкләренә дә шик юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәдәният Мәдәни балкыш Районыбыз суллышы Йолдызлар балкышы