Актаныш

Киров халык театры җитәкчесе Алсу Хуҗина: Җиңүче коллективларга бирелә торган бүләк акчасын арттыру кирәк дип уйлыйм

Киров халык театры быелгы театр сезонына үзенчәлекле спектакль сайлаган. Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәрен республикада инде шактый танылган, дәүләт театрлары сәхнәләштерде. Театрның җитәкчесе Алсу Хуҗина белән спектакльне әзерләү, артистларны җәлеп итү, проблемалар хакында сөйләштек.

        -    Алсу, халык театрына авылдашларны җәлеп итү кыен булмадымы?
 

-    Безнең күп еллар дәвамында тупланган коллективыбыз бар. Рөстәм Ганиев, Фәнил Ганиев, Зәмзәмия Миргалимова, Фәндәрия Галләмова театрга халык театры исеме бирелгән еллардан ук сәхнәдә. Аллага шөкер, артистлар бер әйтү белән килеп җитәләр. Бу артистларны югалтмас өчен без, мәдәният хезмәткәрләре барысын да эшләргә тырышабыз. Һәр кешегә роль җитәрлек спектакль сайлау мөһим. Бер кеше төшеп калса, икенче елны аны чакыру, сәхнәгә чыгаруы авыр булачак. Һәркемнең характеры бар, ул якларын да искә алып эшләргә тырышабыз. 

 

-     Сез инде күптәннән башка театр режиссерлары белән тыгыз элемтәдә, аларның бу юлы да ярдәмен тойдыгызмы?

 

-    Уфа яшьләр театрының баш режиссеры Рөстәм Хәкимов белән озак еллар уңышлы эшләдек. Рөстәм Илләт улы безне профессиональ яктан дөрес эзгә бастырды. Бик күп дәресләр бирде, сөйләм теле, үз-үзеңне сәхнәдә тоту, партнерың белән уйнау буенча аның киңәшләрен хәзергәчә тотабыз. Безне- авыл артистларын һәрвакыт яхшы яктан күрергә тырышты, “Сезнең әйбәт чыга”, дип, гел үсендереп торды. Кызганыч, Рөстәм Хәкимов үзенең иҗади эшләре тыгыз булу сәбәпле соңгы ике елда безгә килә алмады. Әмма аның рухы, аның күзлеге аша уйладык, Рөстәм болай эшләр иде, сәхнә бизәлеше, декорацияне болай итәр иде, дия-дия киңәшләштек. Башка режиссерларга мөрәҗәгат итмәдек. 


-    Спектакльне сәхнәләштергәндә нинди каршылыклар алдында калдыгыз?

-    Каршылыклар булмый калмый инде ул, мәдәният хезмәткәрләре без бит берничә генә бөртек, гел авыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Төрле һөнәр ияләрен бер вакытка, бер урынга җыю авыррак инде. Әмма бер фикергә килеп эшләгәч, авырлыклар онытыла. Театр коллективы белән берничә ел рәттән “Идел-йорт” театр фестивалендә катнашып җиңүче булдык, Гран –прины оттык. Фестиваль нигезләмәсенә Гран-при откан коллективны 5 ел конкурска кертмәскә дигән таләп барлыкка килде. Шуның аркасында фестивальдә катнаша алмыйбыз. Актанышта Гран- при отып Казанга барып уйнамауны артистларыбыз авыр кичерде. Бу бит безгә стимул иде, ә стимул булмау коллективны таркатырга мөмкин. 

 

-    Безнең “Дуслык” бию ансамбле дә Халык исемен йөртә. Районда, республикада узган барлык бәйгеләргә катнашып барабыз, җиңүләр яулыйбыз. Моңа кадәр барлык чыгымнарны күтәрүдә “Актаныш” агрофирмасы ярдәм итте. Хәзер исә үзебез хәл итәбез- клуб директорының хезмәт хакы ипләп кенә чыгымнарны каплауга кереп бара. Бу сорау башка авыл мәдәният йорты җитәкчеләрен дә нык борчый. Безгә районнан ярдәм булсын иде- декорацияләр ясау, сәхнә костюмнарын тектерү шактый суммага төшә. Җиңүче коллективларга бирелә торган бүләк акчасын да арттыру кирәк дип уйлыйм. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: