Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәләр бүген популярмы?

«Китап‒юл күрсәтүче йолдызым” Габдулла Тукай.

                                   Бөек шагыйребезнең китаплар хакындагы “канатлы сүзләре” белән башларга булдым әле бу язмамны... Чынлап та, бүгенге көндә китапханәләребез, китап укулар яшьләребез арасында популярмы яисә, киресенчә, арткы планга күчә барамы? Исемдә әле, башлангыч сыйныфлардан ук, безне иң башта балалар китапханәсендәге төрле чараларга чакыра иделәр, үсә төшкәч исә, күпләребез үзәк китапханә белән тыгыз элемтәдә булдык. Мин үзем бүген дә, әгәр берәр материал яки китапкирәксә, йөгереп кенә китапханәгә төшәм һәм яздырып алам, киңәнеп укыйм.

                                   Нәрсә соң минем өчен китап дигән сорау күңелегезгә килгәне бармы, дуслар? Ә менә минем өчен ул сокланып туймаслык бер бакча, ә андагы язулар, иҗат җимешләре‒затлы гөлләмәләр! Күп генә сабакташларым белән аралашып, аларның китапханәләргә йөрүләре, нинди китаплар, матбугат басмаларын алып укулары белән дә еш кызыксынам. Төрле җаваплар яңгырый, арада бик үзенчәлеклеләре дә бар, шулай ук кырт кисеп “юк, йөрмим” җавап кайтаручылары да табылды, әлбәттә. Берәүләр мәхәббәт романнарын, детективларны яратса, икенчеләре спорт һәм мәдәнияткә багышланганнарын үз итә булып та чыкты. Әмма нинди генә әдәбият уку белән мавыкмасыннар, аларның күбесе китапханәләргә йөри, китаплар, вакытлы матбугат басмалырын яратып укый, даими таныша.

                                   Шуны гына әйтәсем килә: яратып китаплар укыган, әдәбият белән кызыксынган яшьләребез, гадәттә, культуралы, аларда зәвыклылык, ихтирамлылык сыйфатлары әллә кайдан ярылып ята.

                                   Күпләре исә өйләрендә, бүген Интернет заманы булуга карамастан, бай гына китапханә дә туплыйлар әле! Ә инде укырга яратмаган, буш вакытларын телефонда-компьютерда үткәргән яшьләргә килгәндә, аларның күбесе ваккытларын буш һәм мәгънәсез үткәрә, кальян тартуга тартыла һәм төнге клубларга юллары ешая...

                                   Озын сүзнең кыскасы, китапханәләребезгә яшьләр йөри әле. Алар шулай ук интернет киңлекләрендә үткәрелгән чараларда да актив катнашырга вакыт табалар! Димәк, китапханәләребез бүген дә популярлыгын югалтмый, ә киресенчә яшь буынны үзенә җәлеп итеп тора дигән сүз бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Мәдәният Китап Мәдәни балкыш