Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МӘДӘНИ БАЛКЫШ:Актанышыбыз театрлары–горурланырлык!

Күркәм традициягә әверелеп киткән театр айлыгы да йомгакланды. "Өйләнәм, бетте-китте" спектаклен муниципаль драма һәм комедия театры артистлары янәдән сәхнәгә чыгарды.

                                 Әйе, әлеге спектакль безнең җирлектә 2019 елны тәүге тапкыр куелып, әле дә югары дәрәҗәдәге осталык белән дәвам итә. Кичә ул күпчелек тамашачылар соравы буенча 27 мәртәбә тәкъдим ителде. Быел ул илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы, Татарстандагы Цифрлаштыру елына багышланды.
                                 "Өйләнәм, бетте-китте"дә режиссёр буларак ТРның атказанган артисты–Нур Хөсәенов куйды, труппа җитәкчесе–Нәзлия Гөбәева, театр директоры–Алсу Хуҗина булдылар.
                                 Сүз уңаеннан, музыкаль яктан, сәхнә декорацияләре бизәлешләре дә бик матур иде. Аларны зур осталык белән тавыш операторы–Рөстәм Наҗаров, рәссам–Таһир Фатыйхов, композитор Инсаф Хәбибуллин башкардылар.
                                 Театр сәнгатен сөюче галиҗәнап тамашачылар кичке ял сәгатьләрен бик күңелле, ләззәтлелек белән үткәрделәр. Серле дә ул, нурлы да ул– әй, театр! 
                                 Фотогалереябездә иң кызыклы фотосурәтләр урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы театр Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәдәният Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Театр айлыгы