Актаныш

Мәхәббәт китабы

Фәнәвис Дәүләтбаевның "Сайрый бер кош" дип исемләнгән өр-яңа китабы табадан төште. Тоташ мәхәббәт хисләре, сөю-наз тулы кичерешләрдән торган шигърият дөньясына кереп, үзегезне бик тә бәхетле итеп тоясыгыз киләме? Әгәр шулай икән, ашыгыгыз әлеге китапны укырга. Мәңгелек хисләр дулкыны яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә. Күңел картаймый. Йөрәк 18дә. Шагыйрьнең...

Фәнәвис Дәүләтбаевның "Сайрый бер кош" дип исемләнгән өр-яңа китабы табадан төште. Тоташ мәхәббәт хисләре, сөю-наз тулы кичерешләрдән торган шигърият дөньясына кереп, үзегезне бик тә бәхетле итеп тоясыгыз киләме? Әгәр шулай икән, ашыгыгыз әлеге китапны укырга.
Мәңгелек хисләр дулкыны яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә. Күңел картаймый. Йөрәк 18дә. Шагыйрьнең шигырьләрендә безнең йөрәк түребездә генә йөртүче яшерен хисләребез урын алган.
Яшьлек. Гомернең иң матур мизгелләре яшьлеккә барып тоташа. Беренче мәхәббәт. Яшерен сөю. Җавапсыз мәхәббәт. Сагыну-сагышлар. Әйтелмичә калган сүзләр. Без ишетергә теләгән җылы фикерләр. Фәнәвис Дәүләтбаевның "Сайрый бер кош" дип аталган китабын укый башлауга күңелдә, башта кайнап торган тормыш мәшәкатьләренең әсәре дә калмый. Яшәү яме мәхәббәт кебек илаһи көчкә барып тоташа.
"Күңелем яшь, нигә яшерергә -
Картаюны тоймыйм үзем дә.
Син күрмисең генә, мин бит әле
Яратмаслык түгел бүген дә," - дип яза автор, уенын-чынын бергә кушып.
Җыентык Актаныш басмаханәсендә шактый гына калын китап булып басылган.
Кешене хыял яшәтә. Ярату хисе кешене бәхетле итә, тормышын матурлый. Аны һәркем үзенчә аңлый, үзенчә тасвирлый. Һәркем үзенчә ярата. Китапның исеме үк,
кошлар кебек, мәхәббәттә аңлашып сайрашуга ишарәли сыман.
- Китапта соңгы елларда иҗат иткән лирик шигырьләрем урын алды. Аларның барысы да диярлек мин ихластан гашыйк булган бер кешегә багышланганнар, - дип яза автор.
Шигырьләрендә саф хисләр, гадилек, эчкерсезлек, чын йөрәктән яратып язылган сүзләр өстенлек ала, алар бөтереп алып, хыял диңгезенә алып кереп китә:
"Гафу итче, әгәр кичектерсәм
Мин яратам сине диюне.
Яшерергә, иркәм, тырышсаң да,
Карашыңнан тоям сөюне".
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фәнәвис Дәүләтбаевның иҗаты шау чәчәктә бүген. Бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. Шигырьләренә көйләр иҗат ителә. Алар җырчыларның репертуарында урын ала. Радиодан, телевидениедән ишетелә.
- Фәнәвис абый, шулкадәр илһам чыганагын каян аласыз, кәгазьгә төшерергә кайчан вакыт табасыз? - дигән сорау биргән идем.
Ул:
- Һәркөнне иртәнге 3тә-4тә торсаң, барысына да өлгерәсең. Вакыт күп ул, аны дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Тик менә китап чыгару гына бик зур чыгымнар сорый. Тагын берничә китапка сыярлык шигырьләрем үз вакытларын көтеп ята, - дип җавап бирде.
Күңелендә һәрвакыт шигырь хисе йөрткән, кулыннан каләмен төшермәгән шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаевның иҗат дәрманының ташып торганын күргәч, чабуга ябышкан мәлгунь ялкаулыктан тизрәк арынасы килә башлый.
Кешегә сәләт юкка бирелмидер, бар гомерен иҗатка багышлаган әдипнең тормышны ямьли белүенә ак көнләшү белән карап, иҗат җимешләреннән яшәү мәгънәсен эзләп табыйк. Кулыбызга китапларын ешрак алыйк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: