Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Нинди бәйрәм гөрли, дисәк – Әнәктә Нәүрүз бәйрәме

Күңелле чарада авыл мәдәният йорты–җәмәгать үзәге каршындагы мәйданда–төрле уен-ярышларда яше-карты теләп катнашты, вакыйгалар үзәгендә кайнады. Ә Минтимер Шәймиев исемендәге урам буенча җигүле атта йөрү генә ни тора?!

                               Авыл уңганнарының сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләре, учакта пешкән пылау, кием-салым, китап, матбугат сату нокталары халыкны үзенә җәлеп итеп торды.


Фәйрүзә Нигъмәтуллина, Әнәк мәдәният йорты директоры:
Әнәк мәдәният учагын 4 ел буена җитәклим, 2 ел рәттән шушы матур һәм назлы бәйрәмне оештырабыз! Күмәклектә көч-куәт–үзешчән артистларым бик әйбәт, авылдашларга рәхмәтлемен. Бәйрәмдә һәркемнең күңеле шат, ә йөзендә елмаю булса–мин чиксез бәхетлемен!


                               Күңел күтәренкелегендә үткән концертлы күңел ачу тамашасында җырлар яңгырады, мәдәният йорты алдына түшәлгән брусчатканы чатнатып биюләр биелде. Танылган сәнгать осталары Марат Фәйрушин, Рәмзил Зиннәтуллин һәм Рушан Зиннәтов музыкаль яктан чараны җиренә-җиткереп бизәделәр. Кыш бабайны озату биюен балалар, килгән кунаклар белән бергә Язсылу, Убырлы карчык халкыбыз көенә биеделәр. Кыш бабай эстафетаны Язсылуга тапшырды. 


                               Уен-көлкеле, җыр-моңлы, сый-нигъмәтле бәйрәм бераз моңсулык калдырып үтте дә китте. Әмма бәйрәм чарасыннан алынган дәрт, илһам, матурлык һәм яз сулышы хисләре хәтсезгә әле сүрелмәс, мөгаен. Әлеге гүзәл язгы бәйрәмне Әнәк авылы мәдәният хезмәткәрләре оештырган иде. Бәйрәмнең спонсорлары «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев булдылар.


                               Элек-электән кешеләр табигатьнең тылсымлы көченә ышанган. Шуңа күрә алар урамнарга чыгып, язның килүен ашыктыру өчен кышны куганнар, шаян такмаклар әйткәннәр, җырлар җырлаганнар.

Язлар матур, җирләр уңдырышлы булып сөендерсен, муллыклары белән килсен Нәүрүз!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы "Олимпка юл" Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәдәният Яз килә Сәнгать Язсылу Март Районыбыз сулышы