Сораштыруда катнашучыларның 18 проценты Киров халык театрының "Мулла" спектаклен ошатуын белдергән
Актаныш-сәнгать, матурлык, гамьле, тәмле яшәү төбәге. Театр айлыгы кысаларында халкыбызның никадәр сәләтле, талантлы булуына сокланып, сөенеп, горурланып районыбызның авыл җирлекләрендәге халык театрлары спектакльләрен карап бардык.
Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов һәрбер чыгыш ясаучы коллектив белән үзе дә танышты. Спектакль тәмамланганнан соң авылны яшәтүче, яшәртүче халык театрларына рәхмәт белдерде. Үзе алып барган социаль челтәрләрдә дә артистларга уенына карата бары уңай фикерләрен җиткерде.
Әйе, театр- авылны яшәтә, яшәртә, яшьнәтә. Сәхнәдә сиксән яшькә аяк атлаучы өлкән артистларыбыз белән бергә мәктәп укучыларының төрле образлар тудыруы яхшы фал. Димәк, авылларның киләчәге бар, дәвамчанлык бар, яшь буын сәнгатькә, милли гореф-гадәтләргә, аралашуга битараф түгел. Киров халык театры җитәкчесе, мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина:
-Спектакльгә укучыларны катнаштырырга уйлагач, бермәл аптырап калдык- балаларның бердәм дәүләт имтиханы, төп дәүләт имтиханы тапшырасылары бар, әти-әниләре, укытучылары риза булырмы, дигән идек. Әмма яшьләр безнең чакыруны көтеп кенә торган диярсең, “Алдагы елларда сезнең уеныгызга карап, “Эх , менә шулай спектакльләрдә уйнарга иде, дия идем. Сез минем хыялымны тормышка ашырдыгыз!”-дип, дәртләнеп катнашты яшьләр,- дип бу уңайдан фикерләрен әйтте.
Киров халык театры быелгы иҗади бәйгегә Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен сайлаган.
АКТАНЫШ-РТ.РУ сайты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 18 проценты Киров халык театрының "Мулла" спектаклен ошатуын белдергән. 27 процент Пучы халык театрының "Сүнгән йолдызлар" спектакленә, 24 проценты Иске Кормашның "Сагынган чакларымда" спектакленә өстенлек биргән. Иң күп тавыш җыючы әлеге халык театрлары сәхнәләштергән әсәрләрнең барысы да җитди, уйландыра торган. Халык мәхәббәтен казанган спектакльләр тормыштагы актуаль темаларны күтәрә.
- Алсу, ә ни өчен “Мулла”?
- Әсәр сайлау катлаулы эш. Без истәлекле даталарга игътибар итәбез. Быел ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Күп кенә эзләнгәннән соң шушы темага якын булган Туфан Миңуллинның “Мулла” спектакленә тукталдык. Бу һәркемне уйландыра торган әсәр. Кайсы яшьтә дә иманга килеп, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, туры юлга басарга була икәнне күрсәтә. “Мулла” әсәрендәге төп герой- ялгышлык белән төрмәгә утырган егет дин юлына килә, таралып баручы авылдагы кешеләрне үз артыннан ияртә. Электән мулла оныгы булган тискәре герой исә авылны, нәсел агачын туздырырга, таркатырга кайта. Ә яшь мулла сабырлыгы белән бу эшне уңай якка борып җибәрә, үзенә каршы булган бандит егет һәм сәрхуш ир кешегә таш белән түгел, аш белән җавап бирә. Спектакльдә олысына да, кечесенә дә гыйбрәт алырдай урыннар күп.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев