«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Актанышта икенче көне!
Бүген Актанышта Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Созвездие – Йолдызлык- 2025» эстрада сәнгатенең XXV ачык республика яшьләр фестиваленең зона этабының икенче көне дәвам итә. Кичә, 13 мартта Актаныш һәм Мөслим районнары сәнгать осталары жюри каршында осталыкларын күрсәтсә, бүген Әгерҗе һәм Минзәлә районының нәни йолдызлары чыгыш ясады. Жюри икенче турга үтүчеләрне хәбәр итүгә, Гала -концертка әзерлек башлана.
Жюри әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты
Раилә Гарипова «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 25 ел дәвамында бик Татарстанның яңа йолдызларын ачуын әйтте.https://t.me/airs16/37008
Юбилей елы кемнәргә уңыш китерер, Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда 17:00 сәгатьтә башланачак Гала-концертта күрербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев