Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ваһапов фондының “Халык җәүһәрләре” бәйгесендә райондашыбыз җиңүче!

28 март көнне Казанда Ваһапов фонды “Халык җәүһәрләре” исемле өр-яңа концерт оештыра. Халык арасында Гөлнәзирә Талипова, Миргаяз Шәрәфиев, Рисәнә Мостафина, Равил Гәрәев, Илмира Заһидуллина кебек талантлы үзешчән башкаручылар бар. Ваһапов фонды әнә шундый осталарны бер сәхнәгә җыярга ниятләгән.

                Ваһапов фонды “Халык җәүһәрләре” проекты уңаеннан социаль челтәрләрдә онлайн конкурс уздырды. Катнашырга теләүчеләр социаль челтәрләргә видео урнаштырып, Ваһапов фондын  күрсәтергә тиеш тде. Алар арасыннан ике җиңүче билгеләнәчәк: берсен - Ваһапов фонды, икенчесен тамашачы сайлаячак. Ике җиңүче дә “Халык җәүһәрләре” концертында катнашу хокукына ия була, диелгән иде нигезләмәдә. 

           Ваһапов фонды сөенечле яңалык белән уртаклашты: экспертлар комиссиясе һәм тамашачылар тавыш бирүе туры килде- райондашыбыз, Иске Сәфәр мәдәният йорты директоры Илдус Һадиев - абсолют җиңүче!

            Афәрин! Котлыйбыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев