Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЙОМГАК ЯСАЛДЫ: “Авылым тарихы” бәйгесе финалистлары арасында актанышлылар да бар

Бәйгедә катнашкан актанышлыларның икесе финалга чыгып, алар "Идел" журналына 4 айлык подписка белән бүләкләнә.

4 сентябрь көнне “Татар авыллары - Татарские деревни” төркеме үз авылын, үз төбәген танытырга, башкаларга да күрсәтергә теләгән һәр кешене "Авылым тарихы" бәйгесендә чакырган иде.  (Сүз уңаеннан, әлеге төркем "2014-2020 елларга ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында оештырылган.)

“Авылым тарихы"  бәйгесенә барлыгы 59 эш кабул ителгән. 


- Алар төрле характерда. Конкурс шартларын төгәл үтәүчеләр дә бар, авыл тарихын бик үк истә тотмыйча, топонимнарга гына өстенлек бирүчеләр дә очрый, киресенчә булганнары да җитәрлек, -ди оештыручылар. 

Яңа атнаны “Татар авыллары - Татарские деревни” төркеме  шәп хәбәрләрдән - "Авылы тарихы" бәйгесендә җиңүчеләр исемлеген атаудан башлады. 

Реклама


“Киңәшкәннән соң, мондый нәтиҗәгә киленде: беренче урынны билгеләмәскә, икенче урынны алучыны билгеләргә (3000 сум) беренче урынга тәгаенләнгән акчаны өченче урынга тагын бер җиңүчене өстәп (1500әр сум) һәм дүртенче урынга бишәр катнашучыны өстәп (500әр сум) бүләргә.


Шулай итеп:
2 урын - Сарман районы Азалак авылы тарихы
3 урын - Әлмәт районы Урсалабаш, Лениногорск районы Иштирәк, Балык Бистәсе районы Бикчурай Чаллысы авыллары тарихлары
4 урын - Баулы районы Яңа Чүте, Апас районы Урта Балтай, Тукай районы Иске Абдул, Тукай районы Калмия, Саба районы Шекше авыллары тарихлары.


Боларга өстәп, финалга чыгучылар арасындагы тагын дүрт хезмәт авторларын - Актаныш районы Аеш һәм Бурсык белән Мәсәде, Яшел Үзән районы Норлат һәм Каратмән авыллары тарихларын сурәтләүчеләрг "Идел" журналына 4 айлык подписка белән бүләкләргә булдык.
Хөрмәтле җиңүчеләр! sabrad@mail.ru адресына исем-фамилиягез белән банк карталары номерын җибәрсәгез иде. Сездән килгән почта адресларына электрон дипломнар да тапшырылачак.
Соңрак, килгән барлык эшләргә нәтиҗә ясап, хисап язмасы әзерләнәчәк.
Бәйгедә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Бергә булыйк! Авылларыбызны танытыйк!” – диелгән рәсми төркемдә! 


Чыннан да, әлеге бәйге - авыл тарихларын барлауга бер адым. Анда актанышлыларның катнашуы да сөенечле фал. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк – шуны истән чыгармыйк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев