ҮЗЕБЕЗНЕҢ ГОРУРЛЫК: "Безнең заман" фестивале җиңүчеләре (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)
Барлыгы 13 оешма ике көн дәвамында 4 төрле номинациядә көч сынашты.
23-24 апрель көннәрендә район мәдәният йорты бинасында район үзәге оешма, предприятияләре, учреждениеләре арасында “Безнең заман” эшче яшьләрнең беренче иҗат фестиваль - конкурсы узды.
Фестиваль - конкурс коллективларны туплауда , берләштерүдә дә зур роль уйнады. Район үзәге оешма, предприятие, учреждениеләр арасында конкурста һәр ел катнашып килгән бер үк коллективлар быел да сынатмады. Барлыгы 13 оешма ике көн дәвамында 4 төрле номинациядә көч сынашты.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнеп, җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрик итте.
Сәламләү номинациясендә
- 3 урында - “Кояшкай” балалар бакчасы
- 2 урында - “Ромашка”, “Каенкай” балалар бакчалары
- 1 урында - “Умырзая” балалар бакчасы
Вокаль ансамбльләр номинациясендә
3 урында
- “Ромашка” балалар бакчасы - “Синең янга барам” җыры
- “Алтынчәч” балалар бакчасы – “Балаларым” җыры
- Актанышның 1 санлы урта мәктәбе – “Әйе шул, шулай шул” җыры
2 урында
- “Ромашка” балалар бакчасы – “Әтием капкалары” җыры
- Актанышның 2 санлы урта мәктәбе – “Чишмәләр иле” җыры
1 урында
- “Умырзая” балалар бакчасы – “Уйна гармун”, “Татар хатын-кызлары”
Вокал-соло номинациясендә:
3 урында
- Үзәк хастаханәдән – Розалия Нигматуллина
- “Әтәчкәй” балалар бакчасыннан – Хәнис Шарафуллин
2 урында
Технология техникумыннан – Илгизәр Фазлыкаев
“Ромашка” балалар бакчасыннан – Лилия Бакирова
“Умырзая” балалар бакчасыннан – Чулпан Салихова
“Алтынчәч” балалар бакчасыннан – Чулпан Басырова
1 урында
Актанышның 2 санлы урта мәктәбеннән – Гөлназ Солтанова
“Умырзая” балалар бакчасыннан – Айгөл Марданова
Хореография номинациясендә:
3 урында
- Пучы «Сандугач» балалар бакчасы
- “Кояшкай” балалар бакчасы
- “Умырзая” балалар бакчасы
- “Әтәчкәй” балалар бакчасы
2 урында
- “Каенкай” балалар бакчасы
- “Алтынчәч” балалар бакчасы
- Актанышның 1 санлы урта мәктәбе
1 урында
- Үзәк хастаханә коллективы
- Технология техникумы коллективы
- Актанышның 2 санлы урта мәктәбе
- “Ромашка” балалар бакчасы
- Ялгыз биюләр номинациясендә Рөстәм Хөсәенов
“Йолдызлы мизгел” номинациясендә:
3 урында
- Актанышның 2 санлы урта мәктәбе
- Пучы “Сандугач” балалар бакчасыннан Резеда Нуретдинова
2 урында
- “Умырзая” балалар бакчасы
1 урында
«Ромашка» балалар бакчасы
“Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә
- Технология техникумыннан – Хәмдия Әхмәтҗанова
Динара Шәймиева
Фәвәдис Сәетов
- Үзәк хастаханәдән – Фәнүдә Ибрагимова
Фестиваль-конкурсның гомуми урыннарына килгәндә, алар түбәндәгечә билгеләнде:
“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә
- Актанышның 1 санлы урта мәктәбе
- Үзәк хастаханә коллективы
3 урында
- Технология техникумы
- “Алтынчәч” балалар бакчасы
2 урында
-“Ромашка” балалар бакчасы
- Актанышның 2 санлы урта мәктәбе
1 урында
“Умырзая” балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев