Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актаныш «Алтынчәч»ендә һөнәргә тәүге адымнар ясала

Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты уза. Әлеге бәйге “Яшь мастер” республика күләмендәге чемпионат кысаларында гамәлгә куелды.

 Алып баручы, районыбыздагы бу әлеге проектның инициаторы, әлеге бакчаның югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Кадрия Әдһәмова сәламләү өчен импровизацион сәхнене нәни һөнәрчеләргә тапшырды. Алга таба Актанышның 7нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Әлфия Харисова катнашучыларны һәм хөрмәтле жюри составын сәламләде, балаларга матур уңышлар теләде. 
Жюри составында мөхтәрәм затлар, компетентлы шәхесләр: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, шушы көллиятнең педагогика һәм психология укытучысы, “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясе буенча региональ чемпионат конкурсантларын бәяләүгә хокук алган эксперт Дилара Железкова, Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Гөлназ Имамразыева, Лилия Хисмәтуллина, Зөлфия Кәшбразыева барлар иде.
Бәйгегә үзебезнең Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Башкортстанның Илеш районыннан гаризалар кабул ителгән булган. Сабыйларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлауларына юнәлтелгән, аларның аң-фикер үсешен, тормышка караш зәвыгын күтәргән конкуррс 2 турда үтте. Барлыгы видеоформатта 36 эш кабул ителеп, экспертлар тарафыннан 21 баланың  эше сайлап алынган. Чемпионатның дистанцион турында уңышлы чыгыш ясаган 10 балага Дипломнар бирелде, алар матур итеп бүләкләнде. 
Чара балаларның күңелле биюләре, җыр-моңнары белән дәвам итте. Нигезләмә нигезендә чемпионат берничә модульдән тора. “А” модуле – теоретик сорауларга җавап бирү, нәни профессионалга кирәкле җиһазларны сайлап алу кебек биремнәрне үтәү. “Б” модулендә бер бирем үтәү, аның эчендә практик өлеш тә каралган. “С” модулендә исә әзер продуктны презентацияләү бар. 
Нәниләр “Тәрбияче”, “Кондитер эше”, “Ресторан сервисы”, “Программмист” компентенция-номинацияләрендә үзләренең осталыкларын һәм булдыклылыкларын күрсәттеләр. Тормыш яме – балаларда, дип юкка гына әйтмиләр. Чынлап та шулай, ә әлеге чемпионат газиз балаларыбызның илнең лаеклы шәхесләре булып тәрбияләнүләренә туры юл һәм бик мөһим чара.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев