Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховның Белем бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле укучылар, укытучылар, мәгариф ветераннары, ата-аналар!
Сезне район Советы, район башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән ихластан котлыйм, исәнлек, саулык, иминлек телим.
Бүген районыбызның һәр белем бирү йортында Белем бәйрәме узды, 376 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Шуның 104 е – Актанышның 2 нче, 54 е - Актанышның 1 нче, 20 се – Актанышның “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакчасында, 198 е - авыл мәктәпләрендә.
Илебез, республика җитәкчелеге, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев белем һәм тәрбия бирү системасының бүген заман югарылыгында яңартылуына, матди-техник базаның камилләшүенә, белем һәм тәрбия бирү сыйфатының XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек булуына максат куеп, өстенлекле проектларны тормышка ашыра. Без дә районда мәгариф системасының сыйфатлы эшчәнлеге өчен максатчан программалар булдырып эшлибез. Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген кабул иткәндә дә белем һәм тәрбия сыйфатын тәэмин итәрлек шартларны карадык, иминлек, куркынычсызлык, туклану мәсьәләләренә дә төп игътибарны бирдек.
Һәр яңа уку елы ул - җитди итеп уку, кирәкле белем һәм күнекмәләр алу, талант һәм сәләтләрне үстерү юлында яңадан-яңа урләр куеп эшләү елы. Быел да уку алдынгыларының, төрле олимпиада һәм конкурслар җиңүчеләрнең сафлары артуын көтәбез, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр дә район мәгариф системасында үз эзен калдырыр дип ышанабыз. Бала- укытучы- ата-ананың бердәм эшчәнлеге белем бирүдә генә түгел, тәрбия бирүдә дә үз нәтиҗәсен бирер.
Укучыларыбызга зур өметләр баглыйбыз. Нәкъ менә алар - районыбызның, республикабызның киләчәген, икътисадын, яңа казанышларын, тарихын һәм мәдәни мирасын формалаштырачак яңача уйлаучы, яңача фикерләүче буын. Без сезгә терәк тә, таяныч та һәм янәшә баручы остаз да булырбыз! Яңа уку елы, яңа эзләнүләр, яңа биеклекләр, яңа иҗади казанышлар белән! Белем бәйрәме белән!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.30100
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..29000
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?34100
-
12 май 2022 - 14:20Здоровый расчет по налогам- это единый налоговый счет Наряду с физическими лицами теперь и субъекты предпринимательской деятельности (организации и индивидуальные предприниматели) смогут воспользоваться всеми преимуществами расчета с бюджетом при помощи Единого налогового платежа.19400
-
12 май 2022 - 08:57Шәфкать туташлары көне белән, хөрмәтле шәфкать ияләре! 12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 258 урта медицина хезмәткәре (фельдшер һәм шәфкать туташлары) эшли.39300
-
12 май 2022 - 08:47Фермерлар үз кишәрлекләрендә язгы чәчүне тәмамлады Район хуҗалыклары белән беррәттән быел фермер хуҗалыклары да язгы чәчүне уңышлы башкара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Фәнис Нурлыев, Зөбәрҗәт Нуретдинова, Фәрит Хуҗин, Шәйхразиевның фермер хуҗалыкларында язгы чәчү тәмамланды,дип белдерде.21000
-
12 май 2022 - 07:49Сез безнең беләнме? Һәр нәрсәгә бүленгән вакытның чиге була... "Һәр яңалык- яхшы онытылган иске!" Еш кабатлана бу сүзләр. Әмма "Актаныш таңнары" газетабызга язылу тугыз дистә елга якын бер дә искерми кала торган шәп яңалык.24800
-
12 май 2022 - 07:44КОТЛЫЙБЫЗ:"Яз мизгелләре"ндәге күркәм уңышларыгыз белән! Актаныш муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе "Яз мизгелләре"фотоконкурсы үткәрде.26000
-
12 май 2022 - 06:47Төзелеш материалларын сайлау буенча киңәшләр Язгы-җәйге чор - бакча участокларында һәм йорт яны территорияләрендә төзелеш эшләре башланган вакыт. Төзелеш материаллары - бина, корылмалар төзү яки аны ремонтлау өчен кирәкле товарлар.22500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.307000
-
13 май 2022 - 19:42АКТАНЫШ ЗАГСЫНДА:Гаилә мәктәбе дәресе. Видеосюжетны - Юлай НИЗАЕВ әзерләде
-
12 май 2022 - 19:24#СӘЛАМӘТЛЕКСАГЫНДА: Халыкара шәфкать туташлары көне. Видеосюжетны әзерләде - Юлай Низаев
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
16 май 2022 - 05:19КИРОВ ХАЛЫК ТЕАТРЫ:Башкортстан дуслардан зур җиңү белән!Актанышыбызның Киров халык театры, Башкортстан Республикасының Белорецк шәһәрендә узган "Алтын тирмә'" фестиваленә катнашты. Биредә алар күркәм казанышларга ирештеләр.4300
-
16 май 2022 - 05:13Хәерле иртә, дөнья, исәнмесез, безнең дусларыбыз!Хәерле хезмәт атналары булсын, райондашлар! Исәнмесез, иртәшләр! Бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек телибез! Алдагы атнада да тагы да кызыклырак репортажлар, мәкаләләр, әңгәмәләр һәм видеосюжетлар көтелә. Бергә булыйк, бергә калыйк!3900
-
15 май 2022 - 20:33"Нәмәкәйләр" - алга, сез булдырасыз, кызлар-егетләр!"ӘЙДӘ, ШАЯРТ" КВН Лигасында Актаныш "Нәмәкәйләр"е район данын якларга әзерләнәләр. Әлегесе вакытта алар Казанда. Бу хакта безгә Актанышыбызның танылган блогеры, Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев хәбәр итә. Алдагы көннәрдә, без сезгә "Нәмәкәйләр" турында кызыклы язма, бу команданың уңыш серләрен ачуны да тәкъдим итәрбез.16500
-
15 май 2022 - 09:01"Саумы, дөнья!", исәнмесез, дусларыбыз!Хәерле сәгатьтә, райондашлар! Исәнме, Актаныш! Халыкара гаилә көне котлы булсын, бәхетләрегез тулып торсын! Җиһанда җәй хөкем итә. Бөтен дөнья ямьгә төренгән. Актанышыбыз урамнары буйлап барганда да, иң беренче чиратта, яшеллеккә игътибар итәсең.16800
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла26600
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.28400
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.66700
-
14 май 2022 - 20:30ОЛЫ ЮГАЛТУ: Ренат Ибрагимов вафат Бүген танылган җырчы, РСФСРның Халык артисты Ренат Ибрагимов Мәскәүдә 75 нче яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Мәгълүматны Ренат Ибраһимовның хатыны Светлана раслаган, үлем 19:01 сәгатьтә булган.67600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика