Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШЧА "ЭКСКЛЮЗИВ": Бүген Актанышта чын самолётлар белән беррәттән Актаныш очкычлары да һавага күтәрелде (+ФОТОЛАР)

Аның максаты – Актаныш районы укучыларын техник иҗатка, техник түгәрәкләргә тарту, авиамодельләштерү кебек заманча юнәлешне активлаштыру.

Бүген Актанышта үткән авиашоу кысаларында мәктәп укучылары арасындагы республикакүләм техник иҗат бәйгесе тәүге мәртәбә безнең районда  үтте. Аның максаты – Актаныш районы укучыларын техник иҗатка, техник түгәрәкләргә тарту, авиамодельләштерү кебек заманча юнәлешне активлаштыру. Сер түгел, бүген бу юнәлеш Актанышта шактый “аксый”. Технология укытучылары гына төшендерә ала торган дөнья булып чыкмады ул техник иҗат... Шулай да Актанышта урнашкан Балалар иҗат үзәгендә нәкъ менә шушы өлкәгә караган түгәрәкләр гамәлдә соңгы елларда, шулай ук гимназия-интернат та робототехника юнәлешендәге эшчәнлеге белән сынатмый. Әмма республикакүләм бәйгеләрдә катнашып кайткан укучылар башка районнарның алдарак баруын һичшиксез сизә. 

Балалар иҗат үзәгенең яңа җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге проблема белән якыннан таныш, чөнки беренче техник түгәрәкләр дә аның башлангычында старт алган иде районда. Бүген Илнур Таһир улы үзебездә булган күнекмәләрне камилләштерүне максат итеп куя. Район җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган авиашоу кысаларына республикакүләм техник иҗат бәйгесен кертеп җибәрү – аның идеясе. 

Катнашучылар Татарстанның бик күп районнарыннан чакырылган булса да, бүгенге бәйгедә Саба, Ютазы, Чистай, Биектау, Чирмешән районының яшь техниклары гына катнашты. Алар кулдан ясалган ракетаны һава ярдәмендә ераклыкка очыру һәм очкычны вакытка, ераклыкка, төгәллеккә очыру буенча көч сынаштылар. 

Махсус бүгенге чара өчен Актаныш районы мәктәпләре үзләренең техник иҗат күргәзмәләрен дә әзерләгән иде. Комиссия аларга да эчтәлеге, дизайны ягыннан бәя биреп, урыннар чыгарды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев