Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Авиашоудан соң Актаныш аэропорты "уянырмы"? (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш күген – самолётлар, халык күңелен якты өметләр бизәде.

Бүген Актаныш халкы элеккеге аэропорт территориясендә авиашоу карады. Узган атнада ук әлеге зур чарага әзерлек эшләре башланган иде. “Тимер кошлар” бәйрәмен тамаша кылырга килүчеләрнең чиксез күп булуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. 

Инде шактый еллар самолет гүләве ишетелмәгән аэропорт мәйданына бүген берьюлы 4  очкыч төште. Cessna-182, Cessna-172, Zodiac CH 650, Cetus RV-7 дип аталучы әлеге тимер кошлар Актаныш күген иңләп кенә калмады, райондашларыбыз өчен махсус югары пилотаж да күрсәтте алар.  Шулай ук бүген бирегә Яр Чаллы шәһәрендәге “Свободное небо” аэроклубы җитәкчесе Рамил Гаязов һәм аның командасы  аэрошют, аэроплан, дельталёт, парамотор кебек иң җиңел авиация үрнәкләрен дә алып килгән иде. 

Бер һава судносының командиры Гадел Мөхәммәтшинның тамырлары Актаныштан булуы да сөенечле фал иде. Кем белә, бәлки берничә елдан аэропорт янә самолетлар кабул итә башлар әле?! 

Хәер, мондый идеянең юк түгеллеген башкарма комитет җитәкчесе Э.Н.Фәттахов та яшермәде: “Бу аэропортны кире “уятырга” иде. Киләчәктә үзебездә кече авиация булмый калмас”, - диде ул. Ышанасы килә! Бәлки берничә елдан, чыннан да, аэропортка яңа сулыш өрелер дә,  Актаныш – Казан арасын да без бер сәгать эчендә үтә башларбыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев