Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта - “Киләчәккә адым”нар ныклы ясала!

“Газельгә сыймагач, балаларның эшләрен хәтта КамАЗга төяп–Казандагы бәйгегә барган чаклар да булды”–ди Актаныш районының мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова.

                                 Быелгы фестиваль үз кысаларына “21 нче гасыр кулибиннары” Бөтенрәсәй яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабын, “Балта эше” һәм “Тегү эше” компетенцияләре буенча “Мин –оста!”, ”IТ – проектлар” , “Эшмәкәрлек фабрикасы” бизнес-идеяләр  район бәйгеләрен, укучыларның фәнни-техник иҗат күргәзмәсен үз эченә алды. . Фәнни техник иҗат күргәзмәсе – районыбыз яшь уйлап табучылары һәм рационализаторларына үзләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак зур әһәмияткә ия. Агымдагы елгы күргәзмә тагын да зуррак масштаб алып, “Батыр“ спорт комплексында оештырылды. Актаныш технология техникумы базасында үткән быелгы бәйгедә “Пешекче эше”, “Электромонтаж эшләре”,“Төзү эшләре”,”Эретеп ябыштыру”, “Бухгалтер хисабы”, ”Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә укучылар һөнәри осталыкларын күрсәтте.  “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” Бөтенроссия конференциясенең региональ этабы буларак Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Уйлап табучылар һәм рацианализаторлар җәмгыятенең республика советы, Казан Федераль Университеты  тарафыннан оештырылган  “21 нче гасыр кулибиннары” олимпиадасы быел 14 нче тапкыр үтте. Аның максаты – укучыларда инновацион технологияләргә омтылыш булдыру, проект-конструкторлык һәм фәнни-техник кызыксынуларын үстерү, социаль әһәмияткә ия яңа идеяләрне, иҗади яшьләрне барлау булды. 


                                 Сәләтле яшьләрне күреп, аларга интеллектуаль үсеш һәм һөнәри үзбилгеләнүгә шартлар булдыру, икъдисад һәм эшмәкәрлек нигезләре өлкәсендә белемнәрен арттыру, лидерлык сыйфатлары формалаштыру, эшмәкәрлекнең уңай имиджын үстерү максатлары белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты  “Эшмәкәрлек фабрикасы” бәйгесен үткәрде.

Реклама


                                 Бизнес-проектлар үзенчәлекле, инвестицион яктан кулай, инновацион, чынбарлыкка туры килә торган һәм экономик яктан үз-үзен аклый торган булырга тиеш дигән критерийлардан чыгып бәяләнгән. 
                                 Актаныш муниципаль районы ”Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Ләйсән Нурлыева һәм Ләйсән Сираева, мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да катнаштылар, лаеклы проект ияләрен һәм җиңүчеләрнең остазларын, белем алу учреждениеләрен билгеләп һәм бүләкләп үттеләр.
Актаныш муниципаль районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнүчеләр:Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Нуруллин Рушат Фирдәвис улы; Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының технология укытучысы Хөснетдинова Гүзәл Фәрид кызы; Актаныш муниципаль районы Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының технология укытучысы Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы; Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Фәттахова Лениза Динәвис кызы.
Балалар техник иҗатнын үстерүгә куйган зур хезмәте өчен Татарстан Республикасы Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең күкрәк билгесенә Балалалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Мөхәмәдиев Дилшат Сәгыйть улы лаек булды.
“Киләчәккә адым” фестиваленең “Информацион технологияләр” өлкәсендә  бизнес-идеяләр бәйгесенең  Абсолют җиңүчесе–Хөсәинов Ирхан–сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы 100 000 сум күләмендә Грант белән бүләкләнеп үтте. Җитәкчесе–Хөсәинов Ленар Наил улы.
Районыбыз белем бирү оешмаларында балалар техник иҗатын үстерү буенча максатчан эш оештырыла. Оешмалар арасында “Киләчәккә адым” фестиваленең җиңүчеләре:төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында–3 урында – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе–30 000 сумлык сертификат белән, директоры–Сәлихов Вәсил Максүт; 2 урын–Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе–35 000 сумлык сертификат белән бүләкләнә; директоры–Шәйхуллин Рәсих Рәфис улы; 1 урын–Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе, 45 000 сумлык сертификат белән, мөдире–Әхмәтов Рәмзил Хуҗагали билгеләнделәр.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:3 урында–Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе-30 000 сумлык сертификат белән, мөдире–Әмиров Айзат Сәлихҗан улы; 2 урын – Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе–35 000 сумлык сертификат белән, директоры–Маликова Резеда Тимергази кызы; 1 урын өчен–сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты 45 000 сумлык сертификат белән, директоры  – Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх бүләкләнеп уздылар.
Фестивальнең Махсус бүләгенә – 20 000 сумлык сертификат белән Актаныш балалар иҗат үзәге, мөдире–Фәйзрахманова Резеда Наил кызы бүләкләнделәр.  

                                 “Әлеге чара –  йомгаклау гына түгел, ә яңасына старт алу да булсын! Киләчәккә күркәм адымнар  бүгеннән башлана!” дип тәмамладылар тантаналы әдәби-мәдәни чараны алып баручылар Рөстәм Мусин һәм Алмазия Хаҗиевалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре