Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышта студентларның хезмәт отрядлары буенча Work-тур

Кичә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Яшьләргә эш»дип исемләнгән Work - тур узды. Студент тормышы – ул әле уку гына түгел, ә аралашу, коллектив белән хезмәт һәм иҗади эшчәнлек алып бару да. Яңа дуслар табу, үз-үзеңә ышаныч, хезмәткә мәхәббәт булдыру, яхшы сыйфатлар тәрбияләү, – боларның барысын да студентлар хезмәт отрядлары бирә.

                                                  Актаныш районы студентлары эш бирүчеләр белән аралашу, эшкә урнашу буенча иң яхшы практикалар турында белү һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алу өчен җыелдылар.

                                                  Чара тантаналы ачылудан башланды, анда сәламләү сүзе белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәм махсус кунаклар чыгыш ясады. 

Энгель Нәвәп улы:


Студентлар хезмәт отрядларында эшләүчеләр барысы да канәгать калалар. Биредә алар беренче хезмәт тәҗрибәсе ала, яңа дуслар, танышлар таба, аралаша, бераз акча эшли. Үзем дә эшләгән идем һәм заманына күрә яхшы гына керем дә булган иде!

                                                  Студентлар төркемнәргә бүленеп, "Work-тур" мәйданчыкларында булдылар. Тәкъдим ителгән мәйданчыкларның программасында " Ничек уңышлы эшкә урнашу. Нәрсәдән башларга?» "Җәйге эш - 2022 " яшьләр өчен сезонлы эшләргә вакансияләр тәкъдим итү һәм проект остаханәсе эшләде.

                                                  Шулай ук эш бирүчеләр һәм оешмаларны эшкә урнаштыру бүлекләре хезмәткәрләре өчен муниципаль берәмлектә яшьләр мәшгульлеген тәэмин итү буенча форсайт сессиясе узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Мәгариф яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Республика яңалыклары