БЕЗГӘ СӘЛӘТЛЕЛӘР ИЛЕННӘН ЯЗАЛАР: Актаныш укучылары ” Бөтенроссия һәм Республикакүләм җиңүләргә ирешәләр
Конференция 1 ноябрь көнне үтте.
1 ноябрьдә КФУ кысаларында уздырылган Л.Н. Толстой исемендәге II Бөтенроссия фәнни конкурс-конференциясендә сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучылары Сөмбел Газизова (җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызы) һәм Мәрьям Хисматова (җитәкчесе Гарипов Рамил Марат улы) – 1 урын, “Рус теле” секциясендә 11 сыйныф укучылары Шагзамова Алисә һәм Ахматхузина Альбина (җитәкчеләре Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) – 3нче дәрәҗәдәге диплом, 8 сыйныф укучысы Нәфисә Вәлиева (җитәкчесе – Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы) 3 урынга лаек булдылар. Укучыларны һәм остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!
1 ноябрь көнне Менделевск шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” республикакүләм олимпиадасының финал өлеше булып үтте. 11нче сыйныф укучылары Нуртдинов Данир – җиңүче, Нуртдинов Дамир – призер (җитәкчеләре Абдуллина Миләүшә Мәгъсүмовна). Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев