Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ "ӘТӘЧКӘЙ"ДӘН ЯЗАЛАР: Туган тел көнен бергәләп каршыладык (+ФОТОЛАР)

Бәйрәм Туган телебезгә карата әти-әниләребездә, балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, татар халык әкиятләрен, мәкальләрен, санамышларын, уеннарын өйрәтү максатыннан үткәрелде.


21 февраль көнне "Әтәчкәй" балалар бакчасының икенче  кечкенәләр төркемендә, Эльмира Габдрахманова җитәкчелегендә, "Туган тел" көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Чарада әтиләр, дәү әтиләр һәм балалар катнашты.

Бу бәйрәм Туган телебезгә карата әти-әниләребездә, балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү, татар халык әкиятләрен, мәкальләрен, санамышларын, уеннарын өйрәтү максатыннан үткәрелде.

Бәйрәм барышында, балалар туган тел турында шигырьләр, әйтенүләр, санамышлар сөйләделәр. Татар һәм башкорт халык биюләре, татарларның милли уены  "Түбәтәй"не күрсәттеләр. "Кечкенә музыкантлар" инструменталь ансамбль чыгышы белән бәйрәмне тагын да җанландырды.

Әтиләр һәм дәү әтиләрнең дә Туган тел, Туган ил турындагы белемнәре конкурс ярдәмендә сыналды: Казанның истәлекле урыннары, "Туган җирем Татарстан", "Мәкальләр чылбыры", татар әкиятләренең исемнәре, Татар халык бизәнү әйберләре" дип исемләнгән  конкурслар булды. 
Бәйрәм иртәсе Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев