Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: “Каенкай” нәниләре алтын көзне каршы алды (+ ФОТОЛАР)

Мондый бәйрәмнәр гел кабатланып торсын иде.

Туган ягыбызга көз килде. Бу чорда, гадәттәгечә, hәр елны “Каенкай” балалар бакчасында көзгә багышланган матур бәйрәмнәр үтә. 

16 нчы октябрь көнне логопед зурлар hәм логопед мәктәпкә әзерлек төркемнәре “Алтын көз” дип исемләнгән искиткеч күркәм бәйрәм чарасы күрсәттеләр. Балалар көз, яшелчәләр турында белгәннәре белән уртаклаштылар. Шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеп тә күрсәттеләр. Бик күңелсезләнеп йөргән карачкының да кәефен күтәрделәр, Көзсылу алып килгән биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. 

Бәйрәм дәвамында үткәрелгән уеннар күңелне тагын да күтәреп җибәрде. Шушындый бәйрәм күрсәткәннәре өчен логопед мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Ләйсән Мәгъсүм кызына, логопед зурлар төркеме тәрбиячесе Алсу Фәвәсим кызына, музыка җитәкчесе Айназ Айдаш кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Мондый бәйрәмнәр гел кабатланып торсын иде, дип яза безгә 6нчы санлы балалар бакчасы әти-әниләре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев