Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Иске Кормашта милләтпәрвәрлек хисе көчле!

Иске Кормаш мәктәбендә кичә көне буе бәйрәм рухы булды: балаларны Тукай җырлары каршы алды. Бу хакта безгә хәбәрне Әдилә Мәрданова юллаган.

                                     Дәресләргә "Туган тел"озатты һәм каршы алды. Ә дәресләр беткәч, бөтен укытучылар, укучылар Г.Тукайны искә алу чарасына җыелды. Анда Апушның тормыш юлы искә алынды, җырлары башкарылды, шигырьләре сәхнәләштерелде. Узган атнада игълан ителгән викторинага нәтиҗә ясалды. Булачак шагырьләребезнең иҗатлары тыңланды. 

                                     Бәйрәм барыбыз бергә башкарган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Милләт