Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БҮГЕН АКТАНЫШТА:“Киләчәккә адым”да күркәм адымнар ясала!(ФОТОРЕПОРТАЖ)

Районыбызда 2021 елдан Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов башлангычы белән зур күләмле балалар техник иҗаты фестивале оештырыла. Бәйге нәтиҗәләре буенча укучыларга, мөгаллимнәргә район башлыгының бүләкләре тапшырыла.

                             Техник иҗат юнәлешендәге нәтиҗәле эшчәнлек оештырган мәктәпләр акчалата премияләргә лаек булып табыла. Агымдагы елны фестиваль гыйнвар, февраль, март айларында узды һәм үз эченә:”21 гасыр Кулибаннары” яшь уйлап табучылар олимпиадасы; укучылар арасында “Тегүче эше”, “Балта остасы” һөнәрләре буенча “Мин оста”, урындагы техникум студентлары арасында “Үз һөнәренең остасы”, “Эшмәкәрлек фабрикасы” бизнес-идеяләр, “IT-проектлар” бәйгеләре, фәнни-техник иҗат күргәзмәләрен алды. Алга таба алып баручы Алмазия Хаҗиева сүзне муниципаль район башлыгы–Энгель Нәвәп улына тапшырды. 

                             Район җитәкчелеге әлеге фәнни-иҗат күргәзмәсе белән танышып чыкты, яшьләрнең эшләрен югары бәяләде. Кызыксыну туган очракта, катнашучылар үзләренең проектлары һәм идеяләре хакында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Районыбыз сулышы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре