Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

"Бүләк" лагереның өченче агымы пионериянең 100 еллыгына багышланды (ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның өченче агымын ябу тантанасы булды. Пионериянең 100 еллыгы- әлеге агымның төп эчтәлеге нәкъ менә шушы юбилей датасына бәйле.

                Пионериянең иң асыл тәрбияви кыйммәтләрен сөзеп алып хәзерге буын балаларына тапшыру төп максатларның берсе. Бер-береңә итәгатьле мөнәсәбәт, дуслык хисләрен саклау, тормышта үзеңне лидер итеп таныту, үз илеңнең патриоты булу- менә шушы әхлакый сыйфатларны балаларга җиткерү бурычы куела да инде. 

                 Бу агымда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 160 укучы сәламәтлеген ныгытты, күңелле итеп ял итте. Укучылар 5 төркемгә бүленеп төрле кызыклы бәйгеләрдә көчләрен сыный, яңа һөнәрләргә өйрәнә, кичәләрдә катнаша. Лагерь директоры урынбасары Резеда Фәйзрахманова һәр көннең билгеле бер тематика астында узуын әйтте. Педагоглар һәм әйдаманнар балалар белән СССР заманнарындагы уеннарны искә төшергәннәр, үткәнне, бүгенгене, киләчәкне бергә бәйләп чаралар оештырганнар.

                    Бүгенге тантанада төркем командирлары нәкъ тә пионер лагерьларындагыча рапорт тапшырды, лидерны куәтләп сөрәннәр яңгырады. Укучыларның кызыл галстуклары, кызыл пилоткалары пионерия дулкынын тагы да көчәйтеп, куәтләп җибәрде.
 

Реклама

             Лагерь директоры Гөлнара Мусина  активлыклары белән аерылып торган укучыларга һәм әйдаманнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Ә өченче отряд пионерлары барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылыкка чыгып чәкчәк һәм кубок белән бүләкләнделәр. 
                  Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева киләсе агымның да әлеге тематикада оештырылуын билгеләп узды. 4 смена 4 августта башланып китәчәк. Теләүчеләрне лагерь администрациясе көтеп кала. 

                 

            Ябылу тантанасыннан соң укучылар "Бүләк" сәхнәсендә үз көчләре белән әзерләгән концерт программасын тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова Актаныш-информ "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере Пионериянең 100 еллыгы