Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

БӘЙРӘМ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Такталачык интернат - мәктәбе дә яңа уку елына үз укучыларын кабул итте (+ ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

Бүген, 1 сентябрь көнне, Такталачык интернат-мәктәбе дә яңа уку елына үз укучыларын кабул итте.

Укучыларга төпле хезмәт тәрбиясе биреп, аларны  бүгенге заман тормышына әзерләүче махсуслаштырылган мондый мәктәп районда бер-бердән.  Быел ул  46 укучының икенче йортына әверелеп, укытучы-тәрбиячеләр балаларның икенче әниләре кебек, аларга белем һәм күнекмә бирәчәк. Сүз уңаеннан, Актаныш районының 18 авылыннан тупланган балалар белән беррәтттән биредә Татарстанның ике районыннан килеп укучы балалар да бар. 


Белем көнен интернат-мәктәп коллективы сөенеп каршы алды.  Өч ай эчендә балалар сагынышырга да өлгергән, шуңа күрә дә 1 сентябрь алар өчен очрашу бәйрәменә дә әверелде. 


Мәктәпнең чәчәкләргә төренгән иң матур урынында әзерләнгән иде бәйрәм тантанасы. Чарада районнан килгән вәкил – мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Ранис Нуруллин, җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, Такталачык төп гомуми белем бирү директоры Алмаз Хаҗиевлар катнашты. 


Укучыларны1 сентябрь – Белем көне белән  иң беренчеләрдән булып мәктәп җитәкчесе Наилә Хаҗимәрдән кызы тәбрикләде. Ул беренче сыйныфка керүче кызчыкка үзенең уку кирәк-яраклары салынган бүләк кабын тапшырып, укуда уңышлар теләде. 


Чәчәк бәйләмнәре тотып укырга килгән балалар адресына  бүген бик күп котлаулар һәм изге теләкләр юлланды. Алар тормышка ашып,  Такталачык интернат-мәктәбе укучылары быел да сынатмас дигән ышанычта калыйк! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев