Яшь армиячеләребез республика ярышларында җиңү яулады
Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусы базасында яшь армиячеләр арасында «Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән ярыш узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Актанышның 2 нче санлы мәктәбе командасы лауреат булды.
Хәрби-спорт әзерлегенә багышланган бәйгедә Руслан Булатов җитәкчелегендәге укучыларыбыз сынатмады.
Шәхси беренчелектә мактаулы урыныбыз бар-
пневматик винтовкадан атуда Гадел Галимәрдәнов I урынны яулады.
Җиңүчеләр кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Ярышларда Түбән Кама, Минзәлә, Зәй, Мамадыш, Алабуга муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәре командалары катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев