Актаныш

"Киләчәккә адым"да - күркәм адымнар якты киләчәккә!(ФОТОРЕПОРТАЖ)

Хәер, бүгенге көн - яңарышлар, өр-яңа мөмкинлекләр заманасы. Берничә дистә ел элек кенә фантастика өлкәсеннән булып тоелган инновацион технологияләр, яңа материаллар, кискен юнәлешләр - тормышыбызның һәр өлкәсендә.

                                      Моның ачык мисалы - бүгенге көндәге балалар техник иҗаты. Һәр язны районыбызда матур, үзенчә бер күңелле сулыш алган балалар техник иҗаты фестивален үткәрү хәзер инде традициягә әверелде. 
                                      Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов башлангычы белән 2021 елдан башлап, тагын да зурлап оештырылучы "Киләчәккә адым" балалар өчен техник иҗат фестивале проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыгын көчәйтүгә һәм фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган, фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлтелгән.

                                      Әлеге тантана бу бәйгеләрдә зур тырышлык куеп уңышларга ирешкән, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларыбыз һәм мөгаллимнәребезне хөрмәтләү йөзеннән уздырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: