Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Киров мәктәбә җитәкчесе Мәскәүдә XXll Халыкара Макаренко форумында уку йортын презентацияләде

2024 елның 1-5 апрелендә Мәскәү шәһәрендә «Россия мәктәп - хуҗалыкларының һәм агромәктәпләренең мотивацион, технологик һәм эчтәлекле ресурслары» исеме астында, РФ Иҗтимагый палатасы, РФ Дәүләт Думасы, ВДНХ мәйданчыкларында XXll Халыкара Макаренко форумы узды.

Форум РФ Мәгариф министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Россия фәннәракадемиясе ярдәме белән узды. Форум эшендә «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Гарипов Даниал Даниф улы катнашты . Форум кысаларында А. С. Макаренко ис.конкурс булып узды. 2024 елның 3 апрелендә Даниал Даниф улы ВДНХ мәйданчыгындадәрәҗәле жюри экспертлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләре каршында Актаныш муниципаль районының Киров урта белем бирү мәктәбендә «Класс - Агро "гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру" проектын презентацияләү белән чыгыш ясады. Мәктәпколлективы һәм җитәкчесе әлеге чарада уңышлы катнашып диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.                                                                                                                Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе Казан аграр университеты  белән өченче ел уңышлыхезмәттәшлек итә. Мәктәп университет галимнәре, әлеге югары уку йорты педагоглары җитәкчелегендәбик уңышлы фәнни-җитештерү һәм эксперименталь эшләр алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев