Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КОТЛЫЙБЫЗ:Иң лаеклылар бүләкләнде

Бүген "Яшьлек"тә укытучыларның һөнәри бәйгесенә йомгаклану ясалды.

                             Өстәмә белем бирү педагоглары Диләрә Госманова, балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы - лауреат, Наилә Хәсәнова, балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы - 3 урын, Марина Хәлиуллина, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы - 2, Алинә Солтанова, балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы - 1 урынны яуладылар.

                             "Педагог оештыручы" номинациясендә Миләүшә Аграпова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат мәктәбенең педагог-оештыручысы, Гөлчәчәк Солтанова, Пучы урта гомуми белем бирү пелагог-оештыручысы, Гөлчәчәк Хаҗиева, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш мәктәбегең педагог-оештыручысы, Әлфирә Әмирҗанова, Актаныш ның беренче санлы мәктәбенең педагог-оештыручысы, Розалия Җәмилева, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы казанышлар яуладылар.

                             Тәрбия эше буенча директор урынбасарлары араларында лауреатлар: Айзилә Әмирова, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Камил Корбанов- Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбенең директор урынбасары, Зәлинә Вахитова, Пучы урта мәктәбенең директор урынбасары, 3 дәрәҗәдә Гөлназ Хөҗҗәтова, Богады мәктәбенең директор урынбасары, 2 дәрәҗә Илсөяр Хуҗина, Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары, 1 дәрәҗә Лилия Гайсина, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.

                             Мәктәпләрдәге сыйныф җитәкчеләре арасында да бәйге барышында иң алдынгылары билгеләнде. Лауреатлар булып Рузилә Сибгәтуллина, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатының сыйныф җитәкчесе, Рәмис Хәсәнов, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Гөлзифа Нуриева, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Алсу Исламова, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Фәридә Хафизова, Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Ләйлә Хәйбрахманова, Пучы урта гомуми белем мәктәбенең сыйныф җитәкчесе танылдылар. Шулай ук 3, 2 һәм 1 урыннарны яулауга Эльвира Миргалимова, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Илһам Шакиров, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбенең сыйныф җитәкчесе, Эльвира Вәлиева, 1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе ирештеләр.

                             Бар күңел халәтләрен, калеб миһербанлыкларын өләшеп хезмәт куючы укытучыларны уңышлары белән ихлас котлыйбыз! Сез балаларга биргән күркәм тәрбия, белемгә омтылучанлык чаткылары һич сүрелмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге Актаныш Актаныш районы Мәгариф