Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КҮРГӘЗМӘ:Зур кызыксыну уятты!

Актаныш җирлегенең “Батыр”дагы күргәзмәләрдә төрле ысул белән иҗат ителгән эшләрне, көнкүреш һәм сәламәтлек өчен яраклы җиһазларны һәм җайланмаларны күрергә мөмкин иде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвәп улы үзе дә күргәзмәләр ачылышында катнашты, фестиваль турында фикере белән бүлеште:

– Үткән елны бу чара  балалар иҗат үзәгендә оештырылган иде, ләкин зуррак мәйдан кирәк икәне исбатланды. Быел “Батыр” спорткомплексы сайланды. Мондагы иркен һәм якты залда барлык катнашучыларга да үзләре ясаган эшләрне, техник күрсәтмәләрне урнаштырырга мөмкинлекләр тудырылды.

 

                                 “Киләчәккә адым” фәнни-иҗат фестивалендә:станоклар, эш кораллары һәм төрле материалларны эшкәртү җайланмалары, авиа-судо-авто һәм ракетомодельләштерү, робототехника, көнкүреш приборлары, халык куллану товарлары юнәлешләрендә эшләр тәкъдим ителде. Алар арасында иң-иңнәре дә ачыкланачак.

 

Артур Мәгъданов, Актаныш техникумының 1 курс студенты:

 

“Тракторчы-машинист” булырга укыйм. Утта, күмердә тәмле ризыклар, мәсәлән, шашлыклар пешерер өчен мангал ясадым. Сату нияте бар. Мангалны 1-2 көн эчендә эшләп була. Районкүләм бәйгедә 2 урын алдым. Киләчәктә үземне эшмәкәрлектә күрәм.

 

Фирзәр Сәлахов, Иске Сәфәрнең 9 сыйныф укучысы:

 

Умыртка баганасы авыртмас өчен тренажёр ясадым. Моның өчен бары тик әзрәк эретеп ябыштырә белү кирәк. Җайлы, кыйммәткә дә төшми икән. Бүгенге, физик хәрәкәтләр чикләнүле мәлдә бигрәк тә актуаль саныйм!

                                 Иң яхшы дип табылган проект авторларын, әлбәттә, бүләкләү дә оештырыла. Ул 1 апрельдә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы фестиваль Мәгариф Мәгариф яңалыклары Район сулышы Актаныш яңалыклары Районыбыз сулышы Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Киләчәккә адым