Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КУНАК АШЫ-КАРА КАРШЫ:Бүген исә бездә–Башкортстан педагоглары кунакта

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка ут күрше Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләреннән, Илеш районыннан делегация килде.

                                                    Эшлекле сәфәр, тәҗрибә бүлешү максатларында алар–кабинетларның эчтәлеге, уку процессы барышы, милли тәрбия бирү темалары буенча фикер алыштылар. Алдарак язып үткән идек, күптән түгел Башкортстан төбәгендә дә безнең район укытучылары да хезмәт сәфәре кылган иделәр.

                                                    Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева билгәләвенчә, мондый тәҗрибә уртаклашулар, эшчәнлек белән танышулар, юнәлешләр буенча үрнәк алулар бик мөһим.
Чыннан да шулай, чөнки мәгариф системасы көннән-көн яңара, матур һәм заманча үзгәрешләр даими пәйда була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре