Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГА: Яңа Әлем мәктәбендә узган семинарда Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина катнашты (+ ФОТОЛАР)

20 март көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында җирлекләрдәге белем бирү оешмалары директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашында районкүләм семинар үтте.

 "Әдәп-әхлак кагыйдәләре аша - тәрбиягә юл" дип исемләнгән чарада дәрәҗәле кунак - Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина катнашты.  Ул районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе  Зөһрә Закировалар белән берлектә әхлак дәресен карады. 


8 - 9 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән ачык чараны ветеран укытучы, РСФСРның мәгариф отличныгы, ветераннар советы рәисе, "Ел хатын-кызы - 2017" республика бәйгесе җиңүчесе, V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены делегаты Тәхия Әхтәм кызы Усманова тәкъдим итте. “Исерткеч – һәртөрле бозыклыкларның анасы” исеме астында узган дәрес  эчтәлекле, тәрбияви, тирән мәгънәгә ия булуы белән тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. 


Өлкән яшьтә булуына карамастан, Тәхия Әхтәм кызы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә әхлак дәресләрен бик теләп алып бара. Хәер, аның гомер юлы тулысы белән шушы мәктәпкә бәйле. Балаларга озак еллар ана теленә мәхәббәт тәрбияләгән оста мөгаллимә бүген дә укучылар арасында. Әхлак дәресләрен укыткан өчен хезмәт хакы да түләнми аңа – балалар әхлаклы, иманлы булсын өчен, йөрәге кушканга алынган ул бу хезмәткә. 


Тәхия Усманова үткәргән дәрес директор урынбасарларына үрнәк итеп куелды. Киләчәктә башка мәктәпләрдә дә әхлак дәресләрен укыту өчен махсус мөгаллимнәр булдыру – бүген район мәгариф идарәсе куйган максатларның берсе. Бу хакта районның баш педагогы Н.Р. Шәфыйкова да искәртте.

 Тәхия Әхтәм кызының эшчәнлеге Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе Наилә Җиһаншина тарафыннан да югары бәя алды. 


Семинар дәвамында педагоглар мәктәпнең "Туган як" музее, "Серле дөнья" курчак театрының эшчәнлеге белән таныштылар. Алар игътибарына Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясеннән театраль күренеш тә тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев