Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актанышта “Ел укытучысы – 2019” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде.

Яңа елда Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы – 2019” республика бәйгесенең  муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында  катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора. 


Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче әлеге бәйге быел Актаныш районында 10 декабрьдән 26сына кадәр аралыкта үтте. 7 зонада оештырылган “ Ел укытучысы – 2019” бәйгесенең  муниципаль этабына 29 мәктәптән 52 педагог җәлеп ителгән. Сүз уңаеннан, әлеге бәйге үз алдына мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм  тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя.


Бу хактагы мәгълүматне  залда утыручыларга  район мәгариф идарәсе башлыгы Нәфисә Рим кызы  ирештерде. Районның баш педагогы мәктәп директорларына киләчәктә бу юнәлештәге эшчәнлекне тагын да яхшырту бурычын куйды. Мәктәпләрнең зур активлык күрсәтергә  тиешлегенә басым ясады ул. 


Өч турда үткән бәйгенең җиңүчеләрен, призлы урынга ия булучыларын бәйрәм сәхнәсеннән район башлыгы Э.Н. Фәттахов,  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары ЛәйсәнНурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйковалар тәбрик итте. Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хөрмәт яулаган мәгариф хезмәткәрләренә Мактау кәгазьләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. 


Бәйгенең муниципаль этабы җиңүчеләре Актаныш данын Татарстан күләмендә яклаячак. Бүген аларга Энгель Нәвап улы зур җиңүләр яулауны  теләк тә, бурыч та итеп куйды. Актаныш укытучылары сынатмас дигән ныклы ышанычта калабыз. 


“Башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе җиңүчеләре: 
3 урын  – Мусина Ания Хасип кызы – Актаныш  башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы;
2 урын – Хакимова Зимфира Зөфәк кызы - Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын – ӘхмәтхановаГөлүсә Әхтәм кызы - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 “Математика укытучысы” номинациясе җиңүчеләре: 
3 урын  – Фәрдиева Ләйлә Рифкать кызы – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Исламова Динара Заһир кызы - 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын  –Бакиров Радик Флорид улы – Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе җиңүчеләре:  
3 урын  – Фазылов Азат Мирас улы – Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Шакирова Айсылу Илдус кызы –Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе;
 1 урын – Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы – Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 “Инглиз теле укытучысы” номинациясе муниципаль этабы җиңүчеләре:
 3 урын  – Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы – Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын – Солтанова Ләйсән Илсур кызы–Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе;
1 урын – Мурзина Эльвира Даннур кызы – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе.

 “Педагогик дебют” номинациясе җиңүчеләре:  
Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы – Шайгарданова Зилә Әхмәтсәхип кызы –III урын;
Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы – Мөхәмәтҗанова Резеда Рәзил кызы - II урын;
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле укытучысы – Хәлимова Изалия Изаил кызы - “Педагогик дебют” номинациясе җиңүчесе.

 “Ел укытучысы – 2019” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре:  
- Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Хәбибуллина Сөмбел Габдулла  кызы –“Укытуда иҗади якын килү” номинациясе җиңүчесе;
- Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенеңгеография укытучысы – Сибатова Рәзилә Ринас кызы – “Үз һөнәренә мәхәббәт” номинациясе җиңүчесе;
- Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле уктучысы - “Ел укытучысы – 2019” бәйгесе муниципаль этабының III урын иясе – Белоусова Мәүлидә Идрис кызы.
- Актаныш 1нче  урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Могътазирова Резеда Зиннур кызы - “Ел укытучысы – 2019” бәйгесемуниципаль этабының  II урын иясе;
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты  укытучысы – Саматова Гөлнар Дилфас кызы – “Ел укытучысы – 2019” бәйгесенең муниципаль этабы  җиңүчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев