Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Мәктәпләр уку елына әзер

17 август көнне район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева, мәктәп директорлары белән берлектә мәктәпләрне карап чыктылар.

Башка еллардан аермалы буларак, быел укучылар саны азрак булган төп гомуми белем бирү учреждениеләрен Венера Хәева җитәкчелегендәге комиссия алдан йөреп чыкты. Бу, куелган таләпләрнең үтәлешен һәм мәктәпләрнең әзерлеген ныклап тикшерү максатыннан эшләнде. Ә дүшәмбе карауларына урта мәктәпләр һәм укучылар саны күбрәк булган төп гомуми белем бирүче мәктәпләр алынды. Иртәнге сәгать 5тән башланган караулар барышында мәктәпләрнең һәр сыйныфы, ашханәләре, мәктәп яны тәҗрибә участоклары, бакчалары күздән кичерелде.

Директорлар мәктәпләрендә яңа уку елына нинди әзерлек эшләре башкарылуы хакында бәйнә-бәйнә аңлатып үттеләр.

Коронавирус пандемиясеннән иң элек, белем бирү учреждениеләре зыян күрде. Яңа уку елына да алар нәкъ менә шушы пандемия вакытында саклык чараларын күрүне күздә тотып әзерләнделәр. Роспотребнадзорның төп талапләренең берсе бу.

Шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү һәм балалар сәламәтлегенә зыян килмәслек туклануны оештыру да төп бурычлар булып тора. Карауда гадәттән тыш хәлләр һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Алар һәрберсе үз тармаклары буенча кимчелекләрне әйтеп бардылар.

– Янгынга каршы эшчәнлек буенча караганда, һәр мәктәпнең янгынга каршы куелган сигнализацияләрнең булуы һәм эшләве тикшерелде. Эвакуация вакытында чыгу юллары каралды. Җитешсезлекләргә килгәндә, барлык мәктәпләрнең дә диярлек эвакуация вакытында чыга торган ишекләре ачкыч белән бикләп куелган. Ачкычлары вахтада дип язылган. Әгәр янгын чыга калса, ул ачкычны барып алу мөмкинлеге буламы, юкмы. Шуның өчен ул ишекләр ачкычсыз ачылырга тиешләр. Һәм эвакуация вакытында чыгу юлларында стеналар яна торган материалдан эшләнергә тиеш түгел. Күп мәктәпләрдә ул яна торган материалдан эшләнгән. Кайбер мәктәпләр балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан һәм ике ара стена белән томалап куелган. Бу алай булырга тиеш түгел. Ике арага янмый торган материалдан ишек кую зарур. Шулай ук эвакуация планнарын, янгынга каршы билгеләрен яңартасы мәктәпләр дә бар. Әлеге кимчелекләр карау барышында мәктәп директорларының үзләренә әйтеп барылды. Без аларны планлы тикшерү барышында кабат карыйбыз. Әгәр алар төзәтелмәсә, җитәкчеләренә административ чаралар да күреләчәк, - диде Актаныш һәм Минзәлә районнарында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре буенча районара бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов.

Карау барышында мәктәпләрнең туклану блоклары аеруча җентекләп тикшерелде. Чөнки балаларның сәламәтлеге беренче чиратта дөрес һәм сыйфатлы туклануга бәйле. Роспотребнадзорның Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Луиза Хафизова мәктәп директорларына коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәпләргә куелган санитар таләпләргә дә тукталды.

–Быелгы уку елында балаларны кабул итү буенча таләпләр икеләтә арттырылды. Бу инде коронавирус сәбәпле, эпидимиологик хәлнең тотрыксыз булуы белән бәйле. Иң элек, иртән укучыларның да, укытучыларның да тән температуралары үлчәнергә тиеш. Моны иртәнге фильтр дип атыйбыз. Кергәндә һәр укучының, персоналның кулларны антисептиклар белән эшкәртелергә тиеш. Мәктәптәге бүлмәләрнең һавасын зарарсызландыру буенча куелган таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү дә ныклы күзәтүгә алына. Парта өсләре, ишек тоткалары, икенче катка менүче баскыч кырыйлары ике сәгать саен дезинфекцияләнергә тиеш.

Мәктәпләрдә уку барышында балалар арасындагы ераклык сакланырга, физкультура, химия-биология дәресләреннән тыш калган дәресләрне үз сыйныфларында гына укырга тиеш булалар. Сыйныф белән сыйныф очрашырлык чаралар уздыру рөхсәт ителми.

Балаларны тиешенчә тукландыру буенча мәктәп ашханәләре әзер дип әйтергә була. Карау барышында берничә мәктәпнең суыткыч һәм технологик җиһазларын төзәтеп бетерергә кирәклеге күренде. Хәзерге вазгыятькә бәйле рәвештә ашханәләрдә персонал битлек һәм перчаткалардан эшләргә тиеш була. Дезинфекция средстволары уку елы дәвамына җитәрлек күләмдә тәэмин ителергә тиеш. Чөнки савыт-сабаларны көн саен зарарсызландыру зарур. Башка елларда ул санитар көннәрдә генә эшләнелә иде. Уку елы дәвамында балалар сәламәт булып, имин генә укырлар дип ышанам, - диде ул.

Гомумән алганда, мәктәпләрнең барысы да уку елына булдыра алганнан да күбрәк әзерләнгәннәр. Бакчаларында үстерелгән җиләк-җимешләрне сатудан кергән акча хисабына косметик ремонт ясаганнар. Укытучылар үз кабинетларын матурлаган, стендлар эшләткән.

-14 август көнне төп гомуми белем бирү мәктәпләрен карап чыкканнан соң, күңелдә канәгатьлек хисләре калды. Барысы да шул тикле яхшы итеп әзерләнгәннәр. Капка төбеннән үк матур чәчәклекләр каршы ала. Бакчаларында да тәртип. Мәктәп эчләре дә якты, үз көчләре белән косметик ремонтлар ясаганнар. Аеруча Чуракай, Яхшый, Уразай, Татар Ямалысы мәктәпләрен уңай яктан телгә аласым килә. Урта мәктәпләр дә әйбәт әзерләнгәннәр, - диде Венера Хәева.

-Мәктәпләрне карау барышында елдан-ел күңел ныграк сөенә. Мәктәпләр бер-берсе белән ярышып әзерләнә. Мәктәпләрнең эче укучыларны яңа уку елына кабул итү өчен 100 процент әзер. Кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгән дияргә була. Иске Сәфәр мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты, Богады мәктәбенә физика укытучысы гына кирәк. Алар да күрше мәктәпләр белән сөйләшеп, проблеманы хәл итәчәкләр. Кайбер мәктәпләрнең ихаталарын карап бетерәселәре бар. Мәктәп эчендә директор үрнәк күрсәтергә тиеш булса, авылда мәктәп ихатасы башкаларга үрнәк булырга тиеш дип исәплибез. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен Такталачык мәктәп-интернат бакчасын үрнәк итеп мисалга китерәм. Аны барып карап, тәҗрибәләрен өйрәнергә була.

Инглиз теленә килгәндә, аны өйрәтә башлаган балалар бакчалары да бар. Киләчәктә ул үзенең нәтиҗәләрен дә күрсәтсен иде. Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләгән өчен барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә зур рәхмәт, - диде Ләйсән Нурлыева да.

-Чыннан да, бик зур рәхмәт, сезгә. Мәктәпләр яңа уку елына әзер. Иске Кормаш мәктәбенең баскычын, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең технология бүлмәсен ясап куясы була. Гомумән, Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләренә киләчәктә ремонт ясатырбыз дибез. Ә болай, башка җитди кимчелекләр күзгә ташланмады. Бар бик яхшы әзерләнгән мәктәпләр, бар уртача әзерләнгәннәре дә. Беренче чиратта без балаларның иминлеген, янгын куркынычсызлыгын, аларның сәламәтлеген, яхшы туклануын тәэмин итәргә тиеш. Быел гади уку елына кермибез. Моны да ныклы күзәтүгә алырга кирәк.

Безнең төп максатыбыз – әйбәт, сыйфатлы белем бирү. Бу яктан да эшебез көлеп торырлык булсын, - диде ул.

Кайбер мәктәпләрдә күзгә ташланган җитешсезлекләрне, эшләнеп бетмәгән эшләрне 1 сентябрьгә төгәлләү бурычын да куйды. Уку елы башланырга күп калмый. Тиздән мәктәпләр безнең өчен иң кадерле кешеләребезне үзләренә кабул итәчәк. Уку елы хәвеф-хәтәрләрсез генә узар дип ышанабыз. Бу, җитәкчелекнең дә, мәгариф учреждениеләренең дә төп максаты да, шул ук вакытта бурычы да.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев