19 август 2020 яңалыклары
-
Белгечләр коронавирустан соң реабилитация кирәк булуын искәртә
Йөрәгенә операция ясалган, шикәр диабеты, симерү, бөер һәм тромбоз авырулары булган пациентлар өчен дәвалап бетерелмәгән пневмония аеруча куркыныч тудыра.
-
“Яшьләр вакыты” автобусы АКТАНЫШТА
Яшьләребез 11 проект тәкъдим итте
-
“Әнәк” агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна сыйдырышлы элеватор кулланышка тапшырылды.
Әлеге элеватор Татарстанның атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртәчәк.
-
Әнәк авылында "Челтәр компания»се ААҖ район электр челтәрләренең яңа базасы ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, объект төзелешенә өлеш керткән предприятие, оешма җитәкчеләре һәм коллективлары катнашты.
-
Уразай авылында машинага ут капкан
Уразай авылы янындагы Бәкилде күлендә бүген төнге 11-12 сәг. аралыгында җиңел машинага ут кабып, тулысы белән янып беткән. Ут машинадагы кыска ялганыштан чыккан дип фаразлыйлар. Зыян күрүчеләр юк. Сүндерегә өлгермәгәннәр.
-
Мәктәпләр уку елына әзер
17 август көнне район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева, мәктәп директорлары белән берлектә мәктәпләрне карап чыктылар.