Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж)

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.

     Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында ук кызыл галстуклар бәйләгән, кызыл пилоткалар кигән укучылар быргылар кычкыртып, барабаннар кагып  пионер җырлары белән каршылады.

Залга үтүгә Энгель Нәвап улын Россия Балалар хәрәкәте әгъзалары сәламләде.

Әлеге хәрәкәт Пионерия дәвамчысы, 2015 елның 15 октябрендә барлыкка килә. Ә Татарстанда 1990 елның 15 сентябрендә үк Татарстан варислар берлеге төзелде. 

             Пионерга ала торган көн һәркем өчен истәлекле. Балачакны искә төшереп кызыл галстукларны оештыручылар һәркемнең муенына бәйләде. Бәйрәмдә катнашкан укучылар да аны бик рәхәтләнеп такканнар.  

Пионер җырлары, пионер маршларын да шул рухта  башкардылар. 

            Укучыларның, ата-аналарның, мөгаллимнәрнең, пионер оешмаларының ил үсешенә керткән өлешен барлауга багышланган "Пионериянең юбилеена-без уйларбыз һәм эшләрбез" конкурсы эшләре күргәзмәдә тәкъдим ителде.

Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов укучыларның иҗат эшләренең һәрберсен игътибар белән күздән кичерде, пионерлар эшен дәвам итүче эзтабарлар белән аралашты. 

            Слетның тантаналы өлешен башлап залга Россия дәүләт флагы, Татарстан Республикасының дәүләт флаглары белән бергә Пионер оешмасының тарихи байрагы кертелде. 

          Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов пионериянең данлы үткәнен искә алды.

Балаларны лидерлык сәләтен ачуда тәрбияләүдә, шәхес буларак формалаштыруда, кешеләр белән идарә итә белү, публика алдында чыгыш ясарга өйрәтүдә пионер хәрәкәтенең этәргече зур булган.

Нәкъ менә хәзер Совет чорындагы пионер оешмаларының җитмәве аеруча нык сизелә. Энгель Нәвап улы әлеге уңайдан районда  эшчәнлекне җанландыру кирәклеген әйтте. 

            Юбилей слетында балалар хәрәкәте әйдәманнары, актив укучылар район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазләре белән бүләкләнде.

Шулай ук пионер тормышының әйдәүчеләре- ветераннар да район башлыгы тарафыннан хөрмәтләнделәр. 

              Пионер слеты район мәктәпләре каршында эшләүче балалар оешмалары, остаз-ветераннар, җитәкчеләр чыгышлары белән үрелеп барды. 

 

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев