Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Пучы балалар бакчасында район педагоглары методик берләшмә утырышында киңәште

Пучы авылы "Сандугач" балалар бакчасы базасында "Гаилә һәм балалар бакчасы - бердәм мәгариф киңлеге" темасы буенча район балалар бакчасы тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы үтте.

Балалар бакчасының ата-аналар белән үзара даими эшчәнлеге 2 нче кечкенәләр төркеме ("Сыерчык оясы"- югары квалификацион категорияле тәрбияче Камалова Р.Ф.) шөгылендә, консультация үзәге эшчәнлеге кысаларында алып барылган логопед шөгылендә ("Сәламәтлеге чикле балалар белән әшчәнлек - Логосказка "Колобок"-1 квалификацион категорияле тәрбияче Амирова Г.Н.), мәктәпкә әзерлек төркемендә "Финанслар  иленә сәяхәт" эшчәнлегендә ( 1 квалификацион категорияле тәрбияче Шакирова Л.К.), зурлар төркемендә "Бәбигә исем кушу" йоласында ( 1 квалификацион категорияле тәрбиячеләр Хөсәенова И.З., Шагалиев А.М.) ачык чагылды.

           Әти- әниләр белем бирү процессында актив катнаштылар.

           Мәктәпкә әзерлек төркемен 1 сыйныфка кабул итәчәк укытучы  Айзирә Хәбип кызы балаларның белемнәрен югары бәяләде. Методик берләшмә утырышында катнашкан тәрбиячеләр бакчаның ата - аналар белән бердәм  эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев