Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Пучыда - "Карга боткасы"

Борынгы заманнардан ук татар халкында язны кара каргалар алып килә, дигән ышану булган. Татар халкының милли йолаларын истә тоту максатыннан без дә Пучы “Сандугач” балалар бакчасының уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Карга боткасы” бәйрәменә йомырка, ярмалар җыярга чыктык. Балаларга йоласы нык ошады.

                                                        Шуңа күрә кара каргаларны хөрмәтләп яз көне карга боткасы йоласы уздырылган. Карга туе кара каргалар килгәч уза торган булган. Карга боткасыннан каргалар өчен дә өлеш чыгарылган.


                                                        Бәйрәм май аеның беренче көннәрендә уткәрелә. Иртәгә ботка пешерәсе дигән көнне, һәр йортта хуҗабикәләр төрле-төрле ярмалар, май, тоз, йомырка, ит, борчак, бәрәңге әзерләп куялар.


                                                        Бу көнне яшьләр яки балалар өй саен «Карга боткасы» өчен ярма, май, он, йомырка җыйган.
Бу күренеш бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган.

Тәрбиячеләр Л.К. Галина,  О.К. Имамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Мәгариф яңалыклары Актаныш яңалыклары Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Милли рух Карга боткасы Пучы