Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Пучы балалар бакчасы нәниләре данлыклы якташыбызга багышланган «Бабайда кунакта» ял паркына экскурсиягә бардылар

Актаныш районында парклар һәм скверлар көннән-көн арта. Алар арасында «Бабайда кунакта» ял паркы иң дәрәҗәлесе. Пучы балалар бакчасы нәниләре данлыклы якташыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган бу истәлекле урында экскурсиядә булдылар.

"Бабайда кунакта" ял паркы Актаныш районында үсеп килүче яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйный. Нәкъ шуны күздә тотып Пучы балалар бакчасы тәрбиячеләре Оксана Имамова, Розалия Камалова, Ландыш Мәүлиева зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Бабайда кунакта" паркына экскурсиягә баруны оештыра.

Экскурсия барышында балалар Беренче президентыбыз, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев турында тагы да күбрәк белем туплады, - ди тәрбияче Оксана Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев