Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы

«Бабайда кунакта» мемориаль комплексы

«Бабайда кунакта» мемориаль комплексы
  • Тасвирлама:

    «Бабайда кунакта» — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан мемориаль комплекс. 2020 елда Минтимер Шәймиевнең кече Ватанында төзелгән, анда М. Ш. Шәймиев бюсты, гаилә агачы һәм Татарстанның беренче Президенты биографиясенә катнашы булган башка арт-объектлар урнашкан.

  • Адресы:

    Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Әнәк авылы

Тарих Әнәк авылында Минтимер Шәймиевкә багышланган мемориаль комплексын төзү нияте турында Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман 2018 елда белдерә. Наталия Фишман: «Мемориаль комплекс булдыру — авылларында «шәһәрдәге кебек парк» булдыру турында хыялланган җирле халык теләге», дип аңлата. Район җитәкчелеге паркны Минтимер Шәймиев хөрмәтенә багышларга тәкъдим итә. Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан 60 млн сумга якын акча тотылган. Парк планы Минтимер Шәймиев бюсты Парк Әнәк авылының уртасыннан ага торган Сарашлы дигән инеш буйлап ясала. Әнәк авылы паркын төзекләндерү кысаларында парк эскизын архитектор Алмаз Вәлиуллин җитәкчелегендә архитекторлар төркеме (Әлфия Шәфыйкова, Айсылу Вәлиуллина, Лилия Еникиева, Дмитрий Мокрушин) ясаган. План нигезендә, беренче Президентның биографиясе Актаныш районы һәм бөтен Татарстан тарихы белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш. Керү юлында кунакларны авыл исеме язылган аншлаг кына түгел, ә Владимир Путин Минтимер Шәймиевның кулын кысып торган зур реклама щиты да каршы ала. Комплекс составында парк, төзекләндерелгән һәм җәяүлеләр өчен юлы булган яр буе, Минтимер Шәймиевның әтисенең йорты (музей), Шәймиевләр династиясенең Гаилә агачы, республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген символлаштыручы пергола, Әнәк авылы (гына) күрсәтелгән зур Татарстан картасы урнаштырылган монументаль плитә, таган, сәхнә һәм Минтимер Шәймиев яшь чакта үз куллары белән җыйган радиоалгычның бик зур макеты. Аңа «Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең истәлекләрен тыңлыйсың килсә, монда бас!» язмасы урнаштырылган. Тиешле төймәсенә басу белән, 11 инфостенд туристларга ТРның беренче Президентының туган ягы турында сөйләячәк. Стендларны Антон Явхутаның Чаллыдагы «ИнтерМедиаСервис» компаниясе әзерләгән. Генераль подрядчы — «Татмелиорация» ААҖ (Төзелешне «Татмелиорация» Минзәлә ПМКсы башкара). «ИнтерМедиаСервис» — объектта субподрядчы булып тора һәм паркны 80процентка якын кече архитектура формалары белән тәэмин итә. Минтимер Шәймиев бюсты Парк үзәгенә М. Ш. Шәймиев бюсты куелган (корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент, авторы — сынчы Фәнил Вәлиуллин. 2017 елның язында РФ Президенты Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә «Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы» исемен бирә. Указ нигезендә, «РФ Хезмәт Каһарманы» титулына ия булган кешегә исән вакытында кече Ватанында бронза бюст кую мәҗбүри. Россия Федерациясе Хезмәт Каһарманы М. Ш. Шәймиев бюстын һәм комплексны тантаналы ачу 2020 елның 26 августында узды.