Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Республика районнары мәгариф идарәләре методистларның I республика форумында Актаныш педагоглары да катнашты

Бүген Казанда "Адымнар" полилингваль комплексында район мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы узды. Форум "Татарстан Республикасында методик хезмәтнең үсеше" темасына багышланган иде. Көн дәвамында методик мәйданчыклар, тематик секцияләр эшләп торды.


              Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф хәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, "Россия мәгариф министрлыгы академиясе" остәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе директоры вазыйфаларын башкаручы Кузьмин Павел Владимирович, мәгарифне үстерү стратегиясе институты ректоры Нугуманова Людмила Николаевна, "Россия мәгариф академиясенең мәгарифне үстерү стратегиясе институты" федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе фәнни-белем бирү эшчәнлеге идарәсе башлыгы Логвинова Ирина Михайловна катнаштылар.

Реклама

            Пленар утырышта методик хезмәт үсешенең өстенлекләре, педагогик хезмәткәрләргә һәм җитәкче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүдә бердәм федераль системаның мөмкинлекләре турында сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләйсән Газизова "Актаныш-информ" Республика районнары мәгариф идарәләре методистларның I республика форумы "Адымнар" полилингваль комплексы

2
X