Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Такталачык мәктәбе коллективы әниләр белән очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

29 ноябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә әниләр көне уңаеннан бик үзенчәлекле, матур чара узды. 

Бу көнне мәктәпкә әниләр чакырылып, нәкъ  менә әлеге изге затлар игътибар үзәгенә алынды. Кичке сәгатьләрдә мәктәпнең спорт залы балалар тавышыннан түгел, ә әниләрнекеннән яңгырап торды,чөнки спорт уеннары махсус  әниләр  өчен оештырылган иде.

Алар ике командага бүленеп,үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.  Укытучылар исә тамашачы ролендә әниләрне күзәтте.

Дистәгә якын ярыш  төрен үз эченә алган бәйгенең төп хөкемдары мәктәп директоры Алмаз Хаҗиев иде. Хәер, икеләнеп калган урыннарда ул уеннарны күзәткән тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

Шуңа күрә дә нәтиҗәләр дөрес бәяләнеп, командалар арасында  аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмады. 


Эстафета, туп йөртү, боҗрага туп ыргыту, “паровоз” булып йөрү, аркан тартышу кебек ярышлар янә бер тапкыр көчнең бердәмлектә булуын раслады. 


-    Бүген әниләр һәм укытучылар коллективын якынайтуга, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыруга, араларны якынайтуга йөз тоткан шушы чараны оештырып, без ата-аналар өчен мәктәбебезнең ишекләре һәрвакыт ачык булуын күрсәтергә тырыштык. Балаларыбызны тәрбияләүне бердәм булып,  аңлашып, системалы рәвештә алып барсак кына,моның уңай нәтиҗәсе булачак. Мин һәрвакыт ата-ана белә мәктәп арасында ныклы, ышанычлы мөнәсәбәт булу яклы. Килеп туган проблемаларны да бергә чишсәк, бәйрәмнәрне дә күмәкләшеп оештырсак,  балаларыбыз да бердәмлекнең әһәмиятен ныграк төшенер иде,- дип, үз фикерләрен җиткерде тәҗрибәле  директор.


Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә дәвам итте. Укытучылар коллективы,техник хезмәткәрләр тырышлыгы белән биредә әниләр өчен чәй табыны әзерләнгән иде.Кайнар аш, тәмле чәй, мул табын артындагы җылы аралашу  киеренкелеккә урын калдырмады. Педагогларның җырлы бүләкләре дә әниләр күңеленә хуш килде.


-    Мондый бәйрәмнәр ешрак оештырылсын иде. Рәхәтләнеп ял да иттек, сөйләштек-серләштек, булган сорауларыбызга ачыклык та керттек.  Мәктәптә күптән мондый җанлы чаралар оештырыганы юк иде бит. Киләчәктә тагын да берләшеп,дус-тату булып укырга, эшләргә,яшәргә язсын, -дип, ата-аналар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт һәм  ихтирам сүзләрен ирештерде. 


Укытучылар һәм әниләрнең күмәкләшеп ясалган фотосурәте исә бәйрәм мизгелләрен мәңлеләштерүче бер хатирә булып калды. Матур чардан матур уйлар белән таралыштык – очрашулар киләчәктә дәвамлы булсын иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев